©2018 Учебные документы
Рады что Вы стали частью нашего образовательного сообщества.

وَإِنْ تُطِعْ أَكْثَرَ مَنْ فِي الأَرْضِ يُضِلُّوكَ عَنْ سَبِيلِ - Россия Ислам университетының филиалы Сайланма...


وَإِنْ تُطِعْ أَكْثَرَ مَنْ فِي الأَرْضِ يُضِلُّوكَ عَنْ سَبِيلِ

اللَّهِ إِنْ يَتَّبِعُونَ إِلاَّ الظَّنَّ وَإِنْ هُمْ إِلاَّ يَخْرُصُونَ

"Әгәр җир йөзендәге кешеләрнең күбрәгенә итәгать итсәң, ул вакытта алар сине Аллаһ юлыннан адаштырыр-лар, чөнки күпчелек хакка иярми, бәлки сукыр занга, үл-чәүсез фикергә иярә. Алар – ялганчылар".1

4. Гадәт һәм мәнфәгать әсире булу. Гадәткә һәм үз мәнфәгатенә әсир булу да хак сүзне сөйләү һәм хакны ка-бул итүдән киртә булып тора. Адәм баласы бер нәрсәнең хак икәнлеген белә, ләкин гадәткә яки үзенең берәр фай-дасына туры килмәү сәбәпле шул белгән сүзен сөйләми, сөйләүче булса, кабул килми. Мәнфәгать тавышы бик шәп булганлыктан, аның янында вөҗдан һәм күңел тарафын-нан яшерен сөйләнгән сүзләр ишетелми калалар. Яшьләр-нең яңа фикерләрне җиңел кабул итеп, картларның каршы торуындагы сәбәп гадәт әсире булу.

Хак сүзне сөйләү һәм хаклыкны кабул итүгә ярдәм бирә торган эшләрнең билгеле булганнары болар:

1. Акыл, тәҗрибә һәм тикшерү. Акыл бик дөрес һәм тугры бер киңәшче булганлыктан, акыл ияләре һәрвакыт хаклык тарафында булалар. Акыл тарафыннан сөзелеп, сафланып чыгарылмаганда һичбер сүзне сөйләргә һәм һичбер фикерне кабул кылырга ярамый. Тәҗрибә белән тикшереп карау акылның ике вәзире яки каравылчылары хөкемендә булып, болар ярдәме белән акыл дөрес күрергә һәм дөрес булырга муафыйк була.

2. Үзсүзле булмау, башкаларның сүзләренә һәм фи-керләренә юл кую һәм, гомумән, фикер хөрлеген белү һәм фикерләрне ихтирам кылу. Үзсүзле кешеләр, тискәрелек һәм фанатизм әһелләре хак сүз сөйләмиләр һәм хаклыкны кабул итмиләр.

3. Әдәби җәсарәт (батырчылык). Шәһәрләр һәм каль-галарны җимерер, зур гаскәрләрне җиңү өчен хисси җәса-рәт зарур булса, яшьтән бирле күңелдә берегеп, укмашып килгән фикерләрне, гакыйдәләрне җимерер өчен дә әдәби җәсарәтнең булуы лязем. Алга бару һәм гайрәт сыйфат-ларыннан мәхрүм адәмнәрнең хак сүз сөйләүләре һәм хак-лыкны кабул кылулары мөмкин булса да, бик сирәк һәм бертөрле шәхси мәнфәгатьләренә күрә генә булыр.

Әдәби җәсарәтнең иң югары дәрәҗәсе дин юлында булган җәсарәт. Башка диннәрдә булган кебек Ислам дөньясында да дин юлында баһадирлык күрсәтүчеләр, исемнәрен мисал итеп калдыручылар күп булды.

Мөселман кеше өчен бер мәзһәбкә иярү һәм бер мәс-ләкне тоту турысында фанатик булу һәм үз күңелендә сак-ланып йөргән фикерләргә катып калу тиешле эш түгел. Бәлки мөселман кешенең мәзһәбе хаклыкны эзләү һәм ха-кыйкать артыннан йөрү, хак сүз кемнән генә, хәтта үзенең дошманыннан булса да, Аллаһыга шөкер итеп, шуны ка-бул итүдән гыйбарәт булырга тиеш.

Дөньяда бик күп адәмнәр, хәтта игътибарлы гына са-нала торган кешеләр:

مَذْهَبُنَا

صَوَابٌ

وَمَذْهَبُ

غَيْرِنَا

بَاطِلٌ

"Безнең мәз-һәб дөрес, башкаларныкы батыл ", – дип игътикад һәм дәгъва кылалар һәм шул юлда дөрес һәм ялган сүзләрнең һәммәсен хезмәт иттерәләр, буташтыру һәм тарткалашу, хәйлә һәм эрелекләрдән дә тартынмыйлар. Бик күп халык-лар шундый түбәнлек белән авырыйлар. Мөселманга бу рәвештә булу ярамый, бәлки аның төп максаты һәм югары теләге "хак" һәм "хакыйкать" булырга һәм шуларны риза булып кабул кылырга тиеш. Ислам диненең төп кануны хакны сөйләү һәм кабул итүдән гыйбарәт. Үзенең туксан тугыз шәехеннән бер ишетеп игътикад иткән булса, йөзен-че бер адәмнән моңа каршы сүзне ишетеп, хаклыгы мәгъ-лүм булса, тегене ташларга һәм бу соңгы бер генә кеше әйткән сүзне кабул итәргә тиеш. Мөселманнарның башка-лардан аерыла торган урыннары шушы ноктада.

Хак сүз сөйләү садака булган кебек, аны кабул итү дә садака. Бу хакта да хәдисләр күп.

اتَّقِ

اللَّهَ

يَا

عُمَرُ

"Ий, Гомәр, Аллаһыдан курык!" дигән сүзне ике-өч мәртәбә кабат-лаучы бер адәмгә, мәҗлестә булганнардан берәү: "Ярар инде, мөэминнәрнең әмире хакында арттырып җибәрдең, үзсенеп киттең!" – дигән иде, шушы кешегә хәзрәти Го-мәр: "Тимә! Сөйләсен, әйтәсе сүзен әйтсен, "Аллаһыдан курык!"дигән сүзне безгә әйтмәсәләр, аларда хәер булмас, һәм әгәр шул сүзне без кабул итмәсәк, бездә хәер булмас", – диде.1

257

*

مَا

مِنْ

عَبْدٍ

مُسْلِمٍ

يَدْعُو

ِلأَخِيهِ

بِظَهْرِ

الْغَيْبِ

إِلاَّ

قَالَ

الْمَلَكُ

وَ

لَكَ

بِمِثْلٍ

*

"Әгәр бер мөселман үз дин кардәшенең артында аңа хәер-дога кылса, бер фәрештә үзеңә дә шулай булсын, дип хәер-дога кылып торыр".1

Кардәш өчен хәер-дога кылу, хакыйкатьтә, үзең өчен хәер-дога кылу була. Шуның өчен, "Фәлән һәм фәлән кешеләрне максатларына ирештер!" дип атап дога кылыр-га мөмкин булмаса, күңел нечкәргән вакытларда үзе өчен дога кылганнан соң: "Йә раббым! Бездән хәер-дога өмет итүче кешеләрнең дә хәерле максатларын хасил кылсана!" – дип гомуми рәвештә генә булса да дога кылырга тиешле. Кешеләр өчен дога кылу күңел яхшы һәм гыйффәтле булу галәмәте. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте шулкадәр киң ки, ту-зан кадәр генә кисәге дә бөтен дөньядагы мәхлуклар өчен җитәчәк, бәлки артып та калачак.

258

*

مَا

مِنْ

عَبْدٍ

كَانَتْ

لَهُ

نِيَّةٌ

فِي

أَدَاءِ

دَيْنِهِ

إِلاَّ

كَانَ

لَهُ

مِنَ

اللهِ

عَوْنٌ

*

"Кем үзенең бурычын тапшыру ниятендә булса, Алла-һы Тәгалә аңа ярдәм бирми калмас".2

Хәдисләргә шәрех язучылар: "Бурычы булган кеше садака бирмәс, кеше сыйламас һәм үзе дә сыйланмас, ки-енеп-ясанып йөрмәс, бурыч белән нәфесен кунак итмәс, чөнки бу эшләр бурычны түләү ниятенә каршы нәрсәләр", – диләр. Шәһитләрнең һәрбер гөнаһлары гафу ителә, мә-гәр бурыч кына гафу ителми дигән хәдисләр бар.

259

*

مَا

مِنْ

مُسْلِمٍ

يَغْرِسُ

غَرْسًا

أَوْ

يَزْرَعُ

زَرْعًا

فَيأْكُلُ

مِنْهُ

طيْرٌ

أَوْ

إِنْسَانٌ

أَوْ

بَهِيمَةٌ

إِلاَّ

كَانَ

لَهُ

بِهِ

صَدَقَةٌ

*

"Әгәр бер мөселман агач утыртып, яки иген игеп, шу-ларның җимешләреннән һәм орлыкларыннан кошлар, ке-шеләр яки хайваннар ашаса, бу аңа садака булып языла".3

260

*

مَا

مَلأَ

آدَمِيٌ

وِعَاءً

شَرًّا

مِنْ

بَطْنٍ

حَسْبُ

ابْنِ

آدَمَ

أُكُلاَتِ

يُقِمْنَ

صُلْبَهُ

فَإِنْ

كَانَ

لاَ

مَحَالَةَ

فَثُلُثٌ

طَعَامٌ

وَ

ثُلُثٌ

شَرَابٌ

وَ

ثُلُثٌ

لِنَفَسِهِ

*

"Адәм баласы тутырган капчыклар арасында корсак-тан зарарлы капчык юк. Адәм баласының дөньяда торуына бераз да җитә, шуның белән үзен-үзе асрау мөмкин була. Әгәр дә ашау бик зарур күрелсә, ул вакытта карынны өчкә бүләргә кирәк: бер өлеше аш, икенче өлеше эчемлек, өчен-че өлеше сулыш алу өчен калырга тиешле".1

Корсакны өчкә бүлү ашаучы кешенең үзенең чамала-вы белән була, юкса аны тигезләп бүлү мөмкин түгел, һәр-хәлдә, бу сүз сыер кебек комсызланып ашаудан тыю, бераз булса да, чамалап ашарга кушу.

Күп ашау сәбәпле ашказаны зәгыйфьләнә һәм шун-нан авыр хасталыклар пәйда була. Заманабыз докторла-рыннан берсе үзенең бер әсәрендә: "Күп ашаучы сәламәт-леккә туймас, гомере кыска булыр, аш тәмам сеңеп бет-мәстән элек икенче мәртәбә ашамау тиешле, әмма күп ашау урынына саф һәм яхшы су эчү файдалы", – ди.

Кайбер галимнәр: "Аллаһы Тәгалә бөтен тыйб гыйле-мен:

كُلُوا

وَاشْرَبُوا

وَلا

تُسْرِفُوا

"Ашагыз, эчегез, ләкин исраф кыл-магыз",2 дигән аятенә тәмам керткән", – диләр. Бу галим-нәргә күрә, сәламәтлек кирәк кадәр генә ашау һәм эчү, әм-ма шуннан артыктан (исрафтан) сакланудан гыйбарәт бу-ла.

Коръән Кәримдә мәзкүр булган аятьтән һәм бу урын-да зекер ителгән хәдистән адәм балалары ашау-эчүнең ни-кадәре үзләре өчен зарур булып, никадәре зарурәттән тыш булганлыгын белергә тиешле икәнлекләре аңлана. Адәм баласының иң рәхимсез дошманы – үзенең карыны.

261

*

مَا

نَحَلَ

وَالِدٌ

وَلَدًا

مِنْ

نُحْلٍ

أَفْضَلَ

مِنْ

أَدَبٍ

حَسَنٍ

*

"Һичбер ата үзенең баласына яхшы тәрбия бирү һәм әдәп өйрәтүдән артык бүләк бирмәде".1

Бала – язу язылмаган ак кәгазь булып, аңа һәртөрле нәрсә язарга һәм теләсә нинди бизәк төшерергә була. Ул яхшы тәрбияне дә һәм яман тәрбияне дә кабул итәргә яраклы. Шуның өчен бу мәсьәлә хакында вакытында чара-сын күрергә һәм форсатны үткәрмәскә тиешле. Балага ях-шы тәрбия бирү, аны адашудан саклау һәм сәгадәт юлына кертеп җибәрү булганлыктан, атаның иң кыйммәтле бүлә-ге һәм иң кадерле ядкәре шул яхшы тәрбия булуында шик юк. Ибне Мәҗә Әнәстән:

أَكْرِمُوا

أَوْلادَكُمْ

وَأَحْسِنُوا

أَدَبَهُمْ

"Балала-рыгызны хөрмәт итегез һәм аларга күркәм әдәп өйрәтегез" хәдисен риваять итә.2

Хәдис шәрифтән аңлашылган нәрсәне кыскартып әйтсәк: ''Балаңны укыт, тәрбия һәм әдәп өйрәт, үзе өчен үзе тырышырлык булсын", – дип әйтергә мөмкин.


262

*

مَا

نَقَصَتْ

صَدَقَةٌ

مِنْ

مَالٍ

وَ

مَا

زَادَ

اللهُ

عَبْدًا

بِعَفْوٍ

إِلاََََََََََََََََََََََََّ

عِزًّا

وَ

مَا

تَوَاضَعَ

أَحَدٌ

ِللهِ

إِلاَّ

رَفَعَهُ

اللهُ

*

"Садака малны киметмәс, гафу кылучы бәндәнең Ал-лаһы Тәгалә хөрмәтен генә арттырыр, Аллаһ өчен түбән-челек кылучыны Аллаһы Тәгалә югары дәрәҗәләргә күтә-рер".3

"Садака малны киметмәс", дигән сүзне туры мәгънәсе белән аңлап булмый. Чөнки аның кимүе күз белән күренеп тора. Мәсәлән, йөз сум акчасыннан бер сумны садака итеп бирүченең акчасы әүвәлгечә йөз сум хәлендә тормый, бәл-ки туксан тугыз сум гына кала. Әгәр кимеми дигән сүз ту-ры мәгънәсендә әйтелсә, шуны инкарь итү булыр иде. Бәлки, аның мәгънәсе бу рәвешләрдә булырга мөмкин: 1) Тыштан кимесә дә, калганы бәрәкәле булыр һәм шул сә-бәптән гүя һич кимемәгән төсле булыр. 2) Калган мал афәт һәм казалардан сәламәт калыр. 3) Аллаһы Тәгалә та-рафыннан савап бирелү сәбәпле садака бушка киткән бул-мас, бәлки бик файдалы бер нәрсә сатылып алынганга ох-шар. 4) Аллаһы Тәгалә аның урынына хәерле алмаш би-рер.

وَمَا

أَنْفَقْتُمْ

مِنْ

شَيْءٍ

فَهُوَ

يُخْلِفُهُ

وَهُوَ

خَيْرُ

الرَّازِقِينَ

"Нәрсәне генә булса да, Аллаһ ризалыгы өчен садака итеп бирсәгез, Аллаһ аның урынына дөньяда, яки ахирәттә, әлбәттә, бирер, Ул – Аллаһ ризык бирүчеләренең хәерлеседер".1

Кирәк дөньяда һәм кирәк ахирәттә булсын – үз хакла-рын гафу кылучыларны Аллаһы Тәгалә дәрәҗәләргә күтә-рәчәк.

Түбәнчелек үзен гаҗиз һәм түбән бер инсан санап, һичкемнән артыклыгы юк дип белүдән һәм эше белән шул белүне исбат итүдән гыйбарәт. Моның киресе тәкәббер-лектер. Тәкәбберлек исә кәмаләт җәһәтеннән үзен башка-лардан өстен күрү. Тәкәбберлек галәмәте болар: 1) Лаек-лырак кешеләрдән югары утыру һәм алардан алда йөрү. 2) Кешеләрне кимсетү һәм үзен алардан югары тоту. 3) Баш-каларның аз гына рәнҗетүләрен дә күтәрә алмау һәм башкалар. Бу галәмәтләрнең гасыр һәм мәмләкәтләргә кү-рә алмашынып торулары да мөмкин. Һәрхәлдә, тәкәббер-лек һәм түбәнчелек мәгълүм нәрсәләр. Кемнең тәкәббер һәм кемнең түбәнчелекле икәнлеген халыклар үзләре бе-ләләр.

Гафу кылучыларның хөрмәтләре арту һәм түбәнче-лекле булучыларның дәрәҗәләре күтәрелү дөньяда булыр-га да, ахирәттә булырга да һәм шулай ук ике дөньяда да булырга мөмкин.


263

*

مَا

يُصِيبُ

الْمُسْلِمَ

مِنْ

نَصَبٍ

وَلاَ

وَصَبٍ

وَ

لاَ

هَمٍّ

وَلاَ

حَزَنٍ

وَلاَ

أَذًى

وَ

لاَ

غَمٍّ

حَتَّى

الشَّوْكَةَ

يُشَاكُهَا

إِلاَّ

كَفَّرَ

اللهُ

بِهَا

مِنْ

خَطَايَاهُ

*

"Мөселманга берәр төрле мәшәкать, хасталык, кайгы-хәсрәт, башкалар тарафыннан рәнҗетү һәм каты көенеч ирешсә, хәтта тигәнәк кенә кадалса да, Аллаһы Тәгалә шул нәрсәләр белән ул мөселманны кылган хаталарыннан пакьләр".1

Дөньяда адәм баласының башына бик күп төрле авырлыклар, мәшәкатьләр килергә мөмкин. Дөнья – мәшә-кать йорты. Әгәр дә адәм баласы үз башына килгән бәла-ләргә сабыр итсә, Аллаһы Тәгаләнең хөкеменә буйсынса, шушы гамәленә күрә Аллаһы Тәгалә аның хасталыкларын бетерәчәк. Имам Тирмизи озын бер хәдистә:

فَمَا يَبْرَحُ الْبَلاءُ بِالْعَبْدِ حَتَّى يَتْرُكَهُ يَمْشِي عَلَى الأَرْضِ وَمَا عَلَيْهِ خَطِيئَةٌ

"Адәмнәр һәртөрле бәлаләргә дучар булалар, алар шул бәлаләр сәбәпле, хәтта, бөтеннәй гөнаһсыз булып йө-рерлек мәртәбәләргә ирешәләр",2 дигән хәдисне риваять итә.

Кеше башына кайгы һәм фаҗига килүне күргән ва-кытта: "Шаять Аллаһы Тәгалә бу эш сәбәпле бу кешенең дәрәҗәсен күтәрер, һич булмаса, гөнаһын пакьләр, һәр-хәлдә, моның хәерле бер эш булуы мөмкин", – дип фи-керләргә тиешле. Мөселманчылык шушы. Дөнья рәхәт йорты түгел, бәла һәм кайгы йорты. Бәлаләнү һәм кайгыга очраганга гаҗәпләнергә һәм аңа мәгънәви сәбәпләр эзләп, зәхмәт чигәргә хаҗәт юк.

264

*

الْمُؤْمِنُ

غِرٌّ

كَرِيمٌ

وَ

الْفَاجِرُ

خَبٌّ

لَئِيمٌ

*

"Мөэмин кеше – алданучы һәм юмарт, гөнаһ эшләр эшләүче – ялганчы һәм бәдбәхет".3

Ягъни, мөэмин кеше башкаларны да "туры сүзле һәм яхшылар" дип уйлавы сәбәпле тиз алдана.

Тиз алданмау исә, һәркемнән шөбһәләнеп һәм сакла-нып тору турысында ифрат дәрәҗәдә кеше хакында яман уйда булудан килә. Очраган бер кеше турында яхшы уйлау һәм кем туры килсә, шуннан алдану яхшы эш булмаса, яман уйлау турысында да чиктән ашу яхшы эш түгел. Мө-селман кеше шул икенең уртасында булырга тиеш. Хәдис шәрифтәге

غِرٌّ

كَرِيمٌ

шул. Мөселман кеше күбрәк алданыр, әмма һәркемнән алданмас, алданган вакытында үзенең кү-ңеле яхшы булу сәбәпле алданыр. Ифрат дәрәҗәдә яман уйда булу, һәркемнән шомлану һәм һичбер кешегә ышан-мау һәм бөтен халыкны үзенә начарлык теләүче дип белү, әлбәттә, әхлаксызлык.

Кәрим булу исә бераз игътибарлы булуны таләп итә. Бер гарәп шагыйре дә: "Әгәр дустың берәр хата эшләсә, аның хатасына гозер табарга тырыш", – дип "кәрим"нең ничек булуын белдерә.

265

*

الْمُؤْمِنُ

لِلْمُؤْمِنِ

كَالْبُنْيَانِ

يَشُدُّ

بَعْضُهُ

بَعْضًا

*

"Мөэмин мөэмингә, бер-берсен терәп торучы, нык би-на кебек".1

Зур бер бинада булган таш һәм кирпеч, яки агач һәм тимерләр бер-берсенә ярдәм биреп, бер-берсен ныгытып бөтенесе бер булып торганнары кебек, мөселманнар да бер-берсенә ярдәмче, бер-берсенә арка таянычы булып, бөтенесе зур бер бина кебек бер генә нәрсә булып торырга тиешләр. Рәсүлүллаһ үзенең өммәте өчен шушы нәрсәне тели, шул хакта сөйли һәм шуңа кызыктыра иде.

Өммәтләрнең дөньяда яшәүләре һәм гыйззәт белән дәвамнары – шул өммәтнең һәрбер әгъзасы бер-берсе бе-лән аралашу һәм үзара өлфәт-мәхәббәткә бәйләнгән. Гыйззәт белән яшәргә ярарлык өммәтләрнең әгъзаларына Аллаһы Тәгалә шушы гакыйдәне төшерә, һәм үстерә, хәт-та аны өммәтнең холкы һәм табигате рәвешенә китерә. Шуннан соң алар нык бер милләт булалар, берсе өчен икенчесе фида булуны үзләренә абруй дип беләләр.

Шундый гакыйдәдән мәхрүм калган милләтләр исә башкалар тарафыннан йотылырга, бу дөнья йөзендә ор-лыклары бетәргә хөкем кылынган.

Бүгенгә кадәр дөньяда бик күп өммәтләр юкка чыкты-лар. Бик күбесе, хәтта, онытылдылар да. Аларның бетү-ләре һәм юкка чыгуларының сәбәбе үз араларында аерма-лык һәм каршылык, низаг һәм талаш булды.


266

*

الْمُؤْمِنُ

يَأْلَفُ

وَيُؤْلِفُ

وَلاَ

خَيْرَ

فِيمَنْ

لاَ

يَأْلَفُ

وَلاَ

يُؤْلِفُ

وَخَيْرُ

النَّاسِ

أَنْفَعُهُمْ

لِلنَّاسِ

*

"Мөэмин кеше башкаларга өлфәт кылыр һәм башка-ларның өлфәтләрен кабул итәр. Үзе өлфәт итмәгән һәм башкаларның өлфәтләренә дә юл бирмәгән кешедә яхшы-лык юк. Кешеләрнең яхшылары кешеләргә файдалы бул-ганнары".1

Адәм балалары Аллаһы Тәгаләгә гаиләләр хөкемендә булганлыктан, аларга файдалы кешеләрнең Аллаһы Тәгалә каршында хәерле саналулары һәм яхшы бүләккә лаек бу-лулары табигый эш.

Өлфәтле булу һәм өлфәтне кабул итүдән максат – кем очраса, шуңа дуслык күрсәтү һәм нинди генә кеше туры килсә дә, аның белән сәгатьләр буена сөйләшеп утыру ди-гән сүз түгел. Гыйлемнән, әдәптән башкалардан ләззәт ал-мый торган бер кешенең сәүдәдән гайре нәрсәдән тәм тап-мый торган кешенең кирпеч заводында хезмәт кылучы бе-лән сүз таба алмаслыгы һәм мәҗлестә дә күңеле күтәрел-мәслеге мәгълүм. Бәлки моның мәгънәсе – мөэмин кеше үз диненә булган мәхәббәте тәэсире белән үзенең дин кар-дәшләрен чын күңеленнән якын күрер һәм алар хакында да үзен якын күрәләр дип белер, бер форсат чыгу белән, никадәр фәкыйрь булсалар да, алар белән рәхәтләнеп сөй-ләшер, киңәш итсәләр, тыңлар һәм яхшы теләктә булуын күрсәтер, никадәр бай яки галим һәм мәртәбә иясе булса да, үзен иң фәкыйрь, гади кешедән югары санамас, һич кү-тәрелмәс, дигән сүз.

Бер милләтнең үз араларында өлфәт һәм берлек хасил итүләре өчен милләт әгъзаларының һәрберсе милләтнең файдасы белән куанулары һәм зарары белән хәсрәтләнү-ләре шарт. Әгәр өммәтнең әгъзаларында шундый бер той-гы булса, өммәтнең гомуменә тиешле нәрсәләрне үзләре-нең шәхси эшләре кебек күрерләр һәм шуңа лаек тырыш-лык күрсәтерләр. Рәсүлүллаһның аерылышудан тыю һәм өлфәт-мәхәббәткә өндәвенең сәбәбе шул.

267

*

مَثَلُ

الْجَلِيسِ

الصَّالِحِ

وَ

الْجَلِيسِ

السُّوءِ

كَحَامِلِ

الْمِسْكِ

وَ

نَافِخِ

الْكِيرِ

فَحَامِلُ

الْمِسْكِ

إِمَّا

أَنْ

تَبْتَاعَ

مِنْهُ

وَ

إِمَّا

أَنْ

تَجِدَ

مِنْهُ

رِيحًا

طَيِّبَةً

وَ

نَافِخُ

الْكِيرِ

إِمَّا

أَنْ

يَحْرِقَ

ثِيَابَكَ

وَإِمَّا

أَنْ

تَجِدَ

رِيحًا

خَبِيثَةً

*

"Яхшы иптәш белән бозык иптәш хушбуй сатучы бе-лән күрек өрдерүче кешеләргә тиң. Мәсәлән, әгәр хушбуй сатучы кеше янында булсаң, аннан хушбуй сатып алыр-сың, яки хуш ис иснәп рәхәтләнерсең. Әмма күрек өр-дерүче кеше янында булсаң, очкыны чәчрәп, киемеңне ян-дырыр, яки начар ис иснәп торырсың".1

Иптәш һәм юлдашларның яхшы яки яман тәэсирләре һәм бик яхшы кешеләрнең бозык иптәшләр сәбәпле эштән чыгып һәм бик бозык кешеләрнең яхшы юлдашлар бәрә-кәтендә төзәлеп китүләре һәр көн тәҗрибә ителә торган хакыйкатьләрдән.

Юлдаш һәм иптәш сайлауда ашыгу һәм тәҗрибә, им-тихан итми торып кушылу, тышкы хәлгә карап кына эш кылу дөрес булмас.

Дөньяда иң кирәкле гыйлемнәрнең берсе – кеше тану гыйлеме. Бу гыйлемнән мәхрүм булучылар бозык иптәш-ләрдән саклану лязем икәнлеген белсәләр дә, кемнәрнең бозык, кемнәрнең төзек икәнлекләрен белмәүләре сәбәпле зарар күрәләр. Яман кешеләрдән ерак йөрү һәм яхшы ке-шеләргә аралашу өчен кеше тану гыйлеме зарур. Бу гый-лем китаплар һәм остазлардан түгел, бәлки адәм баласы-ның үз акылы, үз тәҗрибәсе һәм аңы белән хасил була.

268

*

مَثَلُ

الَّذِي

يُعَلِّمُ

النَّاسَ

الْخَيْرَ

وَيَنْسَى

نَفْسَهُ

كَمَثَلِ

السِّرَاجِ

يُضِيءُ

لِلنَّاسِ

وَيَحْرَقُ

نَفْسَهُ

*

"Кешеләргә гыйлем өйрәтеп тә, үзе шул гыйлем бе-лән гамәл кылырга онытучы кеше, кешеләргә яктылык би-реп тә, үзен-үзе яндырып бетерүче шәмгә охшый".

أَتَأْمُرُونَ

النَّاسَ

بِالْبِرِّ

وَتَنْسَوْنَ

أَنْفُسَكُمْ

وَأَنْتُمْ

تَتْلُونَ

الْكِتَابَ

أَفَلا

تَعْقِلُونَ

"Сез кешеләрне изгелеккә өндисезме? Әмма үзегезне онытасыз, сез бит Аллаһ китабын укыйсыз, шуны уйлап карамыйсызмы?"1 – дип, Коръән дә кешегә сөйләгәннәре белән үзләре гамәл кылмаучы кешеләрне шелтә итә.

Хакыйкатьтә, бу хәдис белән бу аять үзләре гамәл ит-ми торып, кешеләргә өйрәтү һәм башкаларга вәгазь һәм нәсыйхәт кылудан тыю түгел. Фасыйк кешеләрнең гыйлем өйрәтүләре һәм нәсыйхәт кылулары шәригатьтә дөрес. Бәлки, мөгаллимнәр һәм үгетләүчеләрнең үзләрен дә га-мәл кылырга өндәү.

Гыйлем әһелләре "дөнья галимнәре" һәм "ахирәт га-лимнәре" исемендә ике төркемгә аерылалар. Боларның бе-ренче төркемгә кергәннәре шелтәгә, икенче төркемгә кер-гәннәре мактауга лаеклы. Хәдис шәриф исә беренче төр-кемгә керүдән саклану хакында сөйләнә. Дөнья галимнәре әхлак китапларында "явыз галимнәр" исеме белән билгеле. "Явыз галимнәр" һәм "ахирәт галимнәре"нең мәгълүм га-ләмәтләре бар. Шул галәмәтләрне белү һәм шуңа карап берсеннән саклану һәм икенчесенә омтылу лязем эш. "Явыз галимнәр"нең галәмәтләреннән кайберләре 152 нче хәдис шәриф шәрхендә сөйләнгән иде, монда да кайбер галәмәтләрен зекер кылабыз:

1. Коръән һәм Рәсүлүллаһның сөннәтеннән йөз чө-ереп, алар урыннарына кешеләрнең сүзләрен дәлил итеп тоту һәм шуларга ябышу, гади кешеләрне Пәйгамбәр дә-рәҗәсенә күтәрү.

2. Дин эшләре турысында фанатизм һәм ялган үзәрен-дә низаг кылышу һәм бу турыда булган каршы тараф бе-лән инсафсыз мөгамәләләр кылу.

3. Ислам диненең нигезе булган тәрбия һәм нәфесне төзәтү һәм холыкны гүзәлләштерү хакында салкын кан бе-лән тору һәм илтифатсызлык күрсәтү.

4. Хәят һәм мәгыйшәт корыла торган кәсеп һәм һө-нәргә, гыйлем һәм фәннәргә дошман булу. "Хәят" сүз кө-рәштерүдән гыйбарәт булып, "мәгыйшәт" исә шул тарты-шуда өстен булу димәктер. Шуның өчен кәсеп һәм һөнәр-дән качу – дөньяда башкаларга әсир булу һәм читләрнең аяк асларында изелүдән башка нәтиҗәне бирмәс.

5. Яхшылыкка боеру һәм яман эшләрдән тыю хакында игътибарсыз булу, бу эшләрне бары үзенең шәхси ниятләре өчен һәм берәр кешедән үч алу нияте белән генә кылу һәм, гомумән, бу турыда булган шәригать кагыйдә-ләрен үз ысулынча йөртмәү.

6. Җомга һәм гает хөтбәләреннән төп максат булган халык хаҗәтен үтим дип, мәгънәсез җөмләләрне көйләп яттан уку белән канәгать булу.

7. Ислам динен үзенең гадилегеннән чыгарып, диннән булмаган нәрсәләрне аңа кушу һәм дин өйрәтә торган ки-тапларны бик авыр ысуллар белән язу. Бәдәвиләрнең бер сәгатьтә өйрәнеп китә торган диннәрен, унбиш ел укытып та, бер нәрсә белдерә алмый торган рәвешкә кертү, хакый-кый дин дәресләре урынына гыйлемнәре һәм акыллары җитешмәгән кешеләр тарафыннан язылган нәрсәләрне укытып шәкертләрнең гомерләрен, сәләт һәм тырышлык-ларын юкка чыгару.

8. Хөкем һәм фәтва мәсьәләләрендә Китап һәм Сөн-нәт хөкемнәре белән берлектә заман мәслихәте һәм мә-гыйшәте мәҗбүр итә торган хәлләрне нечкәләп тикшер-мәү һәм халыкларның шәригатьтән йөз чөереп заман тара-фыннан төзелгән низамнарга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булып калуларына сәбәп булу.

9. Тәгълим һәм тәрбия рәвешләрен авырайту, бала-ларны ысулсыз һәм кагыйдәсез укытып, зиһеннәрен һәм сәләтләрен бозу.

10. Үзенең кием-салымы, йөреш-торышы һәм, гому-мән, мөгамәләләре белән халыкларның Ислам диненнән суынуларына сәбәп булу.

11. Коръән Кәримдә игътибарны юнәлтү йөзеннән бик күп зекер ителә торган табигать һәм галәмгә бәйле, шулай ук иҗтимагый һәм әхлакый мәгълүматлар хакында игътибарсыз булу һәм шулар хакында бер мәсләк хасил итә алмау, дини эшләргә шуларны корал кыла белмәү, гыйлемнәрен өйрәнергә күңел куймау, белгеч галимнә-ренең кәмаләтләрен танымау.

12. Галимнәр өстенә йөкләнә торган вазифаларны башкармау, бу вазифаны яман максатта куллану.

Бөтен галәмдә күрелгән зур һәм кечкенә вакыйгалар бер яки бик күп сәбәпләрнең нәтиҗәләре була. Дөньяда бернинди сәбәпсез вакыйга булмый. Бүген милләтебездә динсезлек, дәһрилек таралса, бу эш моннан элекке халык-лар тарафыннан игелеп калдырылган орлыкларның иген-нәре булыр. Динсезлекнең мәгънәви бер фаҗига һәм йо-гышлы ваба икәнлегендә шөбһә юк. Ләкин мондый бәлагә очраганнарны сүгү һәм сугу түгел, бәлки көч җитсә, кул-ларыннан тотып, бу һәлакәт диңгезеннән чыгару, моңа сә-бәп булган нәрсәләрнең тамырларын корыту, бозыклык микробларын һәлак итү лязем. Галимнәрнең вазифалары шушы.

13. Кешеләргә укыта һәм өйрәтә торган нәрсәләр бе-лән үзе гамәл итмәү, шәригать фәрманнарын җиренә ки-термәү.

Гыйлемнән максат – нәфесне пакьләү һәм күңелне сафлау булса, белгән нәрсәләрне, бигрәк тә, шәригать хө-кеменә күрә, фарыз санала торган гамәлләрне үтәүдә мө-галлимнәр һәм дәгъватчыларның игътибарсыз булулары яхшы эш түгел. Бу эш яшь балаларның шундый мөгаллим-нәрне һәм галимнәрне үрнәк итүләренә, вазифалары ях-шылык өйрәтүдән гыйбарәт булган тәрбиячеләрдән бо-зыклык өйрәнүләренә алып килә. Әгәр эшләр шулай дә-вам итсә, күпме чыгымнар тотып, балалар укытуда, нинди мәшәкатьләр белән тартышып мәктәпләр ачуда нинди мәгънә булачак? Дөрес, бераз мәгънә булыр, ләкин бу мәгънә Ислам файдасына булмас.

Үзе белгән һәм кешеләргә өйрәтә торган нәрсәләре белән гамәл кылмаучы галим үзен-үзе алдаучы һәм әһә-миятсез нәрсә белән гомер уздыручы була.

Үзе тотмый торган нәрсә белән нәсыйхәт кылу динне һәм халыкларны мәсхәрә итү булмаса да, лаеклы эш бул-мас, ихлас булмаган эштә хасият һәм бәрәкәт булмавы мәгълүм.

?


---r--b--valentina--g-.html

---rpublique-algrienne-2.html

---rpublique-algrienne.html

---sindrom-l-fraumen.html

---so-manga-hadith-o-3.html