©2018 Учебные документы
Рады что Вы стали частью нашего образовательного сообщества.

وَبِئْسَتِ الدَّارُ لِمَنْ صَدَّتْهُ عَنْ آخِرَتِهِ وَقَصُرَتْ بِهِ عَنْ رِضَا رَبِّهِ


وَبِئْسَتِ الدَّارُ لِمَنْ صَدَّتْهُ عَنْ آخِرَتِهِ وَقَصُرَتْ بِهِ عَنْ رِضَا رَبِّهِ

«Пәйгамбәр галәйһиссәләм бу дөньядан хатын-кыз-ларны, хушбуйларны һәм ашамлыкларны яратты. Аңа ха-тын-кызлар һәм хушбуйлар насыйп булды. Ә азык насыйп булмады», – дигән.530

«Раббысының ризалыгы өчен дөньядан Ахирәт кирәк-ярагы алучыга бу дөнья нинди гүзәл. Бу дөнья Ахирәттән читләштерүчегә һәм Аллаһының ризалыгын алырга кома-чаулаучыга дөнья нинди ямьсез!»531

6. Аллаһының мәхәббәтен яулау.

Аллаһының мәхәббәтен без бу дөньядан баш тарту белән алабыз. Чөнки Ул Үзенә буйсынучыларны сөя. Аның мәхәббәте дөньяга мәхәббәт белән тиңдәш түгел. Дөнья – күңел ачу һәм уен-көлке йорты, ә Аллаһ аларны, гөнаһ эшләрне, шул гөнаһларны кылучыларны яратмый. Изгелек кылу һәм Аллаһыга якынаю өчен дөньяны сөю мактауга лаек. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

نِعْمَ الْمَالُ الصَّالِحُ لِلْمَرْءِ الصَّالِحِ

«Яхшы кешегә яхшы мал нинди гүзәл».532

7. Кешеләрнең мәхәббәтен яулау.

Әлеге хәдис безгә кешеләрнең мәхәббәтен яулап алу ысулын өйрәтә. Моның өчен безгә кешеләр кулында бул-ган нәрсәләрдән баш татырга кирәк. Әгәр без алар ярата торган нәрсәне аларда калдырсак, алар да безне яратачак-лар. Чөнки аларның күбесе дөнья малын, ләззәтен сөя, бе-рәр кеше ул ярата торган нәрсәне алырга теләсә, ул аны күрә алмый башлый. Әгәр кеше ул бәндә белән бу турыда бәхәсләшми икән, ул аны ярата, аңа өстенлек бирә.

Хәсән Басри әйткән: «Бәндә башкалар кулындагыны теләгәнчегә кадәр, аларга карата киң күңелле булачак. Алар кулындагыны теләсә, кешеләр аңа салкын карый башлыйлар. Аның сүзләре аларга ошамый, аны әкренләп күрә алмый башлыйлар».

Бер бәдәви басралылардан: «Сезнең җитәкчегез кем?» – дип сораган. Алар: «Хәсән», – дигәннәр. Ул: «Ул нәрсә белән сезнең өстен идарә итә соң?» – диеп сораган. Алар: «Кешеләр аның гыйлеменә мохтаҗ, ә ул алар кулындагы дөнья малына мохтаҗ түгел», – дип җавап биргәннәр. Бә-дәви: «Искиткеч яхшы!» – дигән.

Беренче чиратта әлеге сыйфатларга җитәкчеләр һәм галимнәр ия булырга тиеш. Чөнки җитәкчеләр баш тартса, кешеләр аларны сөячәкләр, аларның юлыннан барып, чит-ләшүләреннән үрнәк алачаклар. Галимнәр дөньядан чит-ләшсә, кешеләр дә аларны сөячәкләр, аларның сүзләренә хөрмәт белән караячаклар, алар биргән боерыкларга буй-сыначаклар.

Бервакыт Гомәр разыяллаһү ганһү барында Ибне Сә-ләм Кәгъбтән: «Кеше гыйлем үзләштергәч һәм аны сак-лый башлагач, ул гыйлем кеше күңелендә нәрсәне бе-терә?» – дип сораган. Кәгъб: «Аның комсызлыгын, җаны-ның саранлыгын һәм кешеләр кулындагы нәрсәгә омтылу-ны бетерә», – дип җавап биргән. Гомәр разыяллаһү ганһү: «Син дөрес әйттең», – дигән.

8. Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең сәхабәләренең дөнь-ядан читләшүче.

Әгәр без Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең эшләреннән һәм үз-үзен тотышыннан читләшүгә мисал эзләсәк. Бу ми-салны башта ул биргән киңәшләрдән табабыз. Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең Ахирәтнең яхшырак булуы турындагы сүзләре һәм гамәлләре – Аллаһының аны тәрбияләвенең нәтиҗәсе. Аллаһы Тәгалә әйткән:

تَمُدَّنَّ وَلا عَيْنَيْكَ إِلَى مَا مَتَّعْنَا بِهِ أَزْوَاجًا مِنْهُمْ زَهْرَةَ

الْحَيَاةِ الدُّنيَا وَأَبْقَى لِنَفْتِنَهُمْ فِيهِ وَرِزْقُ رَبِّكَ خَيْرٌ 

«Үзеңнең күзеңне бу дөнья зиннәтләренә – Без кайбе-рәүләргә сынау өчен җибәргән нәрсәләргә – юнәлдермә. Чөнки Раббыңның ризыгы яхшырак һәм мәңгелек».533

Мәдинәгә күчкәнче дә, күчкәннән соң да, авырлык килгәндә дә, шатлыкта да Пәйгамбәр галәйһиссәләм бу дөнья ләззәтләреннән баш тарткан, Ахирәткә омтылып, тырышып гыбадәт кылган. Бу эштә сәхабәләр дә аңа ияр-гәннәр.

Бервакыт берәүнең: «Бу дөньядан баш тартучылар кая?» – дип соравына Ибне Гомәр разыяллаһү ганһү Пәй-гамбәр галәйһиссәләмнең каберенә төртеп күрсәткән.

9. Дөрес булмаган читләшү.

Исламча дөньядан читләшүнең ниндилеген без алда-гы бүләкләрдә аңлаттык инде. Ә дөрес булмаган читлә-шүгә килгәндә, ул – Аллаһының нигъмәтләреннән тулы-сынча баш тарту, аларга салкын карау, үзеңне аларны кул-ланудан мәхрүм итү. Кайбер мөселманнар мондый читлә-шүнең тәэсиренә бирелгәннәр. Габбаслылар идарә итүе көчсезләнгән чорда һәм соңрак ямаулы киемнәр киюче, эшчәнлектән баш тартучы, кәсеп итмәүче, садака исәбенә яшәүче кешеләр барлыкка килә. Ислам мондый чиктән чыгуны инкарь итсә дә, алар үзләрен чын читләшүче дип саныйлар.

Бүгенге көндә мөселманнар мондый фикерләрдән ко-тылдылар. Алар хәләл эшләргә, хәләл акчага омтылалар. Без, хәтта Ахирәт турында онытмасак иде дип кайгыра башладык.

Исламда зарарны бетерү


31

عَنْ

أَبِي

سَعِيدٍ

سَعْدِ

بْنِ

سِنَانٍ

الْخُدْرِيِّ

رَضِيَ

اللَّهُ

عَنْهُ

:

أَنَّ رَسُولَ اللَّهِ  قَالَ

:

لا ضَرَرَ وَلا ضِرَارَ

Әбү Сәгыйд Сәгъд бине Синән Худри разыяллаһү ганһү әйтүенчә, Аллаһының Илчесе сөйләгән: «Сәбәпсез зарар китерү дә, җавап итеп зарар китерү дә тыела».534

Хәдисне аңлау

Әбү Давыт: «Әлеге хәдис фикыһ нигезен берсе булган хәдисләр исәбенә керә», – дигән.

Хәдиснең әһәмияте

1. Җәза бирү түгел, зарар китерү инкарь ителә.

Бу хәдистә хаксыз зарар китерү күз алдында тотыла. Ә тиешле вакытта, мәсәлән җинаятьчегә җәза йөзеннән за-рар китерү бу хөкемгә керми. Чөнки тиңдәше белән түләү Аллаһ тарафыннан рөхсәт ителгән.

وَلَكُمْ فِي الْقِصَاصِ حَيَاةٌ يَا أُولِي الأَلْبَابِ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ 

«Тиңдәше бе-лән түләүдә сезнең өчен яшәү бар, әй акыл ияләре»535

Моннан тыш, зарарны бетерү җинаятьчене шул җина-яте өчен җәзалаудан гыйбарәт тә инде. Чөнки ул һәр кеше-гә һәм бөтен җәмгыятькә зарар китерүне бетерә.

2. Ислам зарарлы нәрсәне фарыз кылмый һәм файда-лыны тыймый.

Аллаһы Тәгалә беркайчан да Үзенең бәндәләренә за-рарлы нәрсәне фарыз кылмаган һәм файдалыдан тыйма-ган. Ул боерган нәрсәләр дин һәм дөнья эшләрендә нигъ-мәтләрдән гыйбарәт. Ә Ул тыйганы – дөнья һәм Ахирәт өчен зарарлы нәрсәләр. Аллаһ әйткән: 

قُلْ أَمَرَ رَبِّي بِالْقِسْطِ 

«Әйт: «Минем Раббым гадел булырга боерды».536

قُلْ إِنَّمَا حَرَّمَ رَبِّيَ الْفَوَاحِشَ مَا ظَهَرَ مِنْهَا وَمَا بَطَنَ 

«Әйт: «Дөреслектә, минем Раббым ачык һәм яшерен бозык эшләрне генә тыйды».537

Әгәр акыллы кеше шәригатькә күз салса, Аллаһы Тә-галәнең бәндәләренә сәламәтлекләре һәм акыллары өчен кирәкле булган нәрсәләрне рөхсәт иткәнен, аларга зарар-лы булганын хәрам кылганын күрер. Аллаһ әйткән:

قُلْ مَنْ حَرَّمَ زِينَةَ اللَّهِ الَّتِي أَخْرَجَ لِعِبَادِهِ وَالطَّيِّبَاتِ مِنَ الرِّزْقِ

قُلْ هِيَ لِلَّذِينَ آمَنُوا فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا خَالِصَةً يَوْمَ الْقِيَامَةِ 

«Әйт: «Аллаһының Үз бәндәләре өчен яраткан зин-нәтләрен һәм аларның ризыкларыннан яхшы нәрсәләрне кем хәрам кылды?» Әйт: «Бу дөньяда алар иман китерү-челәр өчен. Ахирәттә ул нигъмәтләр мөэминнәргә генә махсус».538

Ягъни, бу дөньяда аның зиннәтләрен нигъмәтләрен мөэминнәр дә, кяферләр дә куллана. Ә Ахирәттә аларны мөэминнәр генә кулланачак.

Аллаһы Тәгалә әйткән:

قُلْ لا أَجِدُ فِي مَا أُوحِيَ إِلَيَّ مُحَرَّمًا عَلَى طَاعِمٍ يَطْعَمُهُ إِلاَّ أَنْ يَكُونَ

مَيْتَةً أَوْ دَمًا مَسْفُوحًا أَوْ لَحْمَ خِنْزِيرٍ فَإِنَّهُ رِجْسٌ أَوْ فِسْقًا أُهِلَّ لِغَيْرِ اللَّهِ بِهِ 

«Әйт: «Үләксә, аккан кан, пычрак саналган дуңгыз ите яки Аллаһыдан башканың исеме әйтелгән хәрам ит булмаса, мин үземә иңдерелгән нәрсәләрне үзем өчен хә-рам санамыйм».539

3. Авырлыкларны бетерү.

Исламның зарарлы нәрсәләрдән баш тартуының дә-лиле – фарыз гамәлләрне үтәү гадәттән тыш авырлыклар тудырса, мөселманны авырлыклардан коткару, аның хәлен җиңеләйтү. Монда аптырарлык нәрсә юк. Чөнки бу дин – җиңеллек дине. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَمَا جَعَلَ عَلَيْكُمْ فِي الدِّينِ مِنْ حَرَجٍ 

«Ул сезгә диндә бернинди авырлык та тудырмаган».540 

لا يُكَلِّفُ اللَّهُ نَفْسًا إِلاَّ وُسْعَهَا 

«Аллаһ җанга аның көченнән килми торган нәрсәне йөкләми».541

Бервакыт Аллаһының Илчесеннән: «Аллаһ кайсы динне катырак ярата?» – дип сораганнар. Ул әйткән:

الْحَنَفِيَّةُ السَّمْحَةُ

«Киң күңелле хакыйкый бераллалык динен».542

Ягъни, авырлыгы булмаган, чиста бераллалык. Әгәр шартлар һәм вакыйгалар үзгәрүгә карамастан фарызны үтәү зарурлыгы үзгәрүсез калса, бу мөселманга зур зарар китерер иде.

Авырлык килгәндә мөселманның фарыз гамәлләре җиңеләюгә түбәндәге мисалларны китерергә була:

а) Авыруга яки су табу авыр булган очракта тәяммүм кылырга рөхсәт ителү. Аллаһы Тәгалә әйткән:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا إِذَا قُمْتُمْ إِلَى الصَّلاةِ فَاغْسِلُوا وُجُوهَكُمْ وَأَيْدِيَكُمْ إِلَى الْمَرَافِقِ وَامْسَحُوا بِرُءُوسِكُمْ وَأَرْجُلَكُمْ إِلَى الْكَعْبَيْنِ وَإِنْ كُنْتُمْ جُنُبًا فَاطَّهَّرُوا وَإِنْ كُنْتُمْ مَرْضَى أَوْ عَلَى سَفَرٍ أَوْ جَاءَ أَحَدٌ مِنْكُمْ مِنَ الْغَائِطِ أَوْ لامَسْتُمُ النِّسَاءَ فَلَمْ تَجِدُوا مَاءً فَتَيَمَّمُوا صَعِيدًا طَيِّبًا فَامْسَحُوا بِوُجُوهِكُمْ وَأَيْدِيكُمْ مِنْهُ مَا يُرِيدُ اللَّهُ لِيَجْعَلَ عَلَيْكُمْ مِنْ حَرَجٍ وَلَكِنْ يُرِيدُ لِيُطَهِّرَكُمْ وَلِيُتِمَّ نِعْمَتَهُ عَلَيْكُمْ لَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ 

«Әй иман китергән бәндәләр! Намазга керешкәндә йөзләрегезне юыгыз, башыгызга мәсех кылыгыз, ашык аягына кадәр аякларны юыгыз. Җөнүб булсагыз, тулы-сынча чистарыныгыз. Сез авырсагыз, яки юлда булсагыз, яки берәрегез олы йомышын үтәсә яки хатын кызга кагылса, шуннан соң су таба алмаса, чиста җир белән йө-зегезне һәм кулыгызны сөртеп чистарыныгыз. Аллаһ сезгә авырлык тудырырга теләми, ләкин сезне чистартырга һәм сез шөкер итүчеләр итәргә сезгә Үзенең рәхмәтен тәмам кыла».543

б) Юлда булучының яки авыруның ураза тотмавы. Аллаһы Тәгалә әйткән:

شَهْرُ رَمَضَانَ الَّذِي أُنْزِلَ فِيهِ الْقُرْآنُ هُدًى لِلنَّاسِ وَبَيِّنَاتٍ مِنَ الْهُدَى وَالْفُرْقَانِ

فَمَنْ شَهِدَ مِنْكُمُ الشَّهْرَ فَلْيَصُمْهُ وَمَنْ كَانَ مَرِيضًا أَوْ عَلَى سَفَرٍ فَعِدَّةٌ مِنْ أَيَّامٍ أُخَرَ

يُرِيدُ اللَّهُ بِكُمُ الْيُسْرَ وَلا يُرِيدُ بِكُمُ الْعُسْرَ 

«Рамазан ае кешеләргә һидәят, шул һидәяткә аңлат-ма һәм аеручы булган Коръән иңгән ай. Әлеге ай җиткән-дә өйдә булучы кеше ураза тотсын. Авыручы яки юлда бу-лучы икенче айда шул кадәр үк көн ураза тотарга тиеш. Аллаһ сезгә җиңеллек тели һәм сезгә авырлык теләми...»544

в) Әгәр кеше авыр хәлдә калса, Ислам ихрам хәлендә эшләү тыелган нәрсәләрне эшләгән өчен гөнаһ билгеләми. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَأَتِمُّوا الْحَجَّ وَالْعُمْرَةَ لِلَّهِ فَإِنْ أُحْصِرْتُمْ فَمَا اسْتَيْسَرَ مِنَ الْهَدْيِ وَلا تَحْلِقُوا

رُءُوسَكُمْ حَتَّى يَبْلُغَ الْهَدْيُ مَحِلَّهُ فَمَنْ كَانَ مِنْكُمْ مَرِيضًا أَوْ بِهِ أَذًى مِنْ رَأْسِهِ

فَفِدْيَةٌ مِنْ صِيَامٍ أَوْ صَدَقَةٍ أَوْ نُسُكٍ 

«Хаҗ һәм гомрәне Аллаһ өчен кылыгыз һәм корбан тиешле урынга җиткәнче башларыгызны кырмагыз. Ә бе-рәрегез авырса яки башы авыртса, бетләп газапланса, ул башын кыра һәм моны ураза тоту, садака бирү, корбан ча-лу белән йолып ала».545

г) Авыр хәлдә калган бурычлының бурыч түләү вакы-ты билгеле бер вакытка кичектерелә. Әгәр кеше хәләл юл белән акча алып тора, ләкин шул вакытта аны түли алмый икән, аның хәле җиңеләйгәнче бурыч бирүче түләү вакы-тын кичектереп торырга тиеш. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَإِنْ كَانَ ذُو عُسْرَةٍ فَنَظِرَةٌ إِلَى مَيْسَرَةٍ 

«Бурычлы авыр хәлдә булса, хәле җиңеләйгәнче аның түләү вакытын кичектерегез».546

Фикыһ галимнәре «бурычлы кешене аны югалту за-рар китерәчәк булган, мөлкәтне бирергә мәҗбүр итәргә ярамый» дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Мәсәлән, ул мохтаҗ булган кием, йорт яки хезмәтчене алырга ярамый. Бу аның сәүдә өчен кирәк булган нәрсәләренә дә карый.

д) Хаҗга җәяү барырга ант итүче кеше әлеге эшнең фарыз түгел икәнен истә тотсын. Бервакыт Пәйгамбәр га-ләйһиссәләм ике улы ике ягыннан тотып бара торган карт-ны күргән дә: «Аңа нәрсә булды?» – дип сораган. Кеше-ләр: «Ул хаҗга җәяү барырга нәзер әйтте», – дигәннәр. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән: 

إِنَّ اللَّهَ عَنْ تَعْذِيبِ هَذَا لَغَنِيٌّ

«Дөреслектә, Аллаһ әлеге кешенең үзен газаплавына мох-таҗ түгел». Шуннан соң аңа хайван өстенә утырып барыр-га боерган.547

Гокъбә бине Әмир сөйләгән: «Үз вакытында минем анам Аллаһ Йортына кадәр җәяү барырга нәзер әйткән иде. Ул бу турыда Аллаһының Илчесеннән сорарга кушты. Мин сорагач, Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте:

لِتَمْشِ وَلْتَرْكَبْ

«Җәяү дә барсын, хайван өстенә уты-рып та барсын».548

Мондый нәзер әйтүчегә нәрсә эшләү кирәклеге ту-рында галимнәр төрле фикердә торалар.

Имам Әхмәт: «Аңа җәяү барырга кирәкми. Ул һәр оч-ракта да хайван өстенә утырып барырга тиеш. Бернинди йолым үтәү дә кирәкми», – дигән. Шулай ук, ул: «Өч көн ураза тотарга кирәк», – дип тә, «Вәгъдә бозуын йолып алырга тиеш», – дип тә әйткән.

Иң күп таралган фикер буенча, кеше булдыра алса, җәяү барырга тиеш. Булдыра алмаса, утырып. Моннан тыш бернинди йолым да үтәү кирәкми. Шәфигый мәзһәбе шул фикердә тора.

4. Зарар китерергә омтылу ике төр гамәлләрдә чагыла.

– Мөселман зарар китерүдән башка максатны күз алдында тотмаган гамәлләр. Мондый эшләрнең җирәнгеч һәм хәрам булуларында шик юк.

– Максат дөрес һәм законлы булган, ләкин тормышка ашыру юллары үзләре зарар китергән яки шул гамәлләр нәтиҗәсендә зарарлы нәрсә килеп чыккан очрак.

Гамәлләрнең беренче төре. Максаты зарар китерү ге-нә булган күп гамәлләр шәригатьтә тыела. Мәсәлән:

а) Сату итүдә зарар китерергә тырышу:

1. Мәҗбүр булган кешегә сату. Монда кеше бе-рәр нәрсәгә мохтаҗ булып, акчасы булмау сәбәпле сатучыдан аны зуррак мәсәлән ике тапкыр артык) бәягә сатып алу турында сүз бара.

Мондый гамәлләр хәрам саналалар. Бервакыт Гали разыяллаһү ганһү кешеләрне болай дип вәгазьләгән: «Ке-шеләр өчен шундый бозыклык һәм гаделсезлек заманы җитәр, үзенә шул эш боерылмаган булса да, бай кеше үз кулындагы нәрсәгә теш-тырнагы белән ябышачак. Аллаһы Тәгалә әйткән: 

وَلا تَنْسَوُا الْفَضْلَ بَيْنَكُمْ 

«Бер-берегезгә яхшы-лык теләү турында онытмагыз».549 Пәйгамбәр галәйһиссә-ләм мәҗбүр булган кешегә сатуны тыйса да, ярлылар үз-ләрен бөлгенлеккә төшерә торган сәүдә килешүләре тө-зергә мәҗбүр булачаклар».550

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

إِنْ كَانَ عِنْدَكَ خَيْرٌ تَعُودُ بِهِ عَلَى أَخِيكَ ، وَإِلاَّ فَلا تَزِيدَنَّهُ هَلاكًا إِلَى هَلاكِهِ

«Синдә яхшы нәрсә булса, аны кардәшеңә файдалы ит. Моны эшләмәсәң, аның һәлакәтенә һәлакәт өстәмә». Ягъни, мондый очракта аңа авырлык тудыру түгел, ул мохтаҗ булган нәрсәне аңа бирү урынлы булачак.

2. Түләү вакытын кичектереп сатып алынган нәрсәне азрак бәягә сату.

Мисал итеп мондый очракны китерергә мөмкин. Кул-да булган акчага мохтаҗ кеше үзенә әҗәткә акча биреп то-ручыны таба алмый. Ул акча табу максаты белән кулында булган товарны үз бәясеннән азрак суммага сатырга мәҗ-бүр була.

Ул кешенең әлеге товарны беренче сатучыдан башка кешегә сатуы турында имам Әхмәт: «Мин аны мәҗбүр булган кеше булыр дип куркам», – дигән.

Әгәр дә беренче сатучыга сатса, галимнәрнең бердәм фикере буенча, мондый килешү дөрес булмый. Аны про-цент алуга сәбәп кенә дип санаганнар. Мәлик, Әхмәт һәм Әбү Хәнифә шул фикердә торганнар. Алар дәлил итеп тү-бәндәге хәбәрне китерәләр. Бервакыт бер хатын Гайшәгә: «Мин Зәет бин Әркамнан сигез йөз дирһәмгә хезмәтче сатып алдым, акчаны соңырак бирергә килештек. Ләкин күпмедер вакыттан миңа ашыгыч рәвештә акча кирәк бул-ды. Акча түләү вакыты килеп җиткәнче үк, мин ул колны алты йөз дирһәмгә кире саттым», – дигән. Гайшә анабыз: «Син начар килешү төзегәнсең! Зәет бине Әркамгә әйт – тәүбә итмәсә, Аллаһы Тәгалә аның җиһадын да, Аллаһы-ның Илчесе белән кылган хаҗын да кабул итми!» – дип әйткән. Аннары аның янына, акланып Зәет килгән. Гайшә анабыз аңа түбәндәге аятьне укыган:

فَمَنْ جَاءَهُ مَوْعِظَةٌ مِنْ رَبِّهِ فَانْتَهَى فَلَهُ مَا سَلَفَ 

«Раббысыннан вәгазь килгәч, шул эшләрен туктату-чының элекке гөнаһлары гафу ителә...»551 Ягъни, ул бир-гән акчалар анда калачак.

Бөтен имамнар да: «Аның сүзләреннән һәм Зәетне тыюыннан аңлашылганча, ул бу сүзләрне Аллаһының Ил-чесеннән ишеткән», – ди.

Шәфигый да әлеге өч имам белән килешкән, ләкин килешүдә риба алу максаты булуын шарт итеп куйган. Сәүдә килешүендә бу булмаса, шул килешү дөрес була.

3. Гадел булмаган бәя.

Яхшылап сатулаша белмәгән сатып алучы гадел итеп бәяләнмәгән товар сатып алса, сатучыга аны сатарга яра-маган булган. Мәлик һәм Әхмәт фикере буенча, сатып алучы теләсә, килешүне юкка чыгара ала. Бер кеше Пәй-гамбәргә үзен сатып алуда алдаулары турында хәбәр ит-кән. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

إِذَا بَايَعْتَ فَقُلْ لا خِلابَةَ

«Килешү төзегендә: «Алдаусыз! Лә хыйләбә)», – диеп әйт!»552

Имам Әхмәт: «Хыйләбә – кешеләр гадәттә бер-берсен алдамый торган урында алдау ул. Мәсәлән, берәр кеше бер дирһәм тора торган нәрсәне биш дирһәмгә сатса». Мә-ликиләр: «Әгәр гадел итеп билгеләнмәгән бәя шул товар бәясенең өчтән береннән артып китсә, ул кеше әлеге ки-лешүне тарката ала», – дигәннәр.

б) Васыять.

Васыять ярдәмендә зарар китерү өч төрдә була ала:

1. Варисларның берсенә Аллаһ боерган күләмнән күбрәк мирас бирү, шуның белән калган варисларга зарар китерү. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

إِنَّ اللَّهَ قَدْ أَعْطَى كُلَّ ذِي حَقٍّ حَقَّهُ فَلا وَصِيَّةَ لِوَارِثٍ

«Хакы булган һәр кешегә Аллаһ хаклы булган нәрсә-сен бирде инде. Шуңа күрә, варисларның берсенә дә мах-сус васыять калдырырга кирәкми».553

г) Чит кешегә мирас калдырып, шуның белән чын варисларның хакларын бозу. Законлы варислар ризалык бирмәсә, чит кешегә мирасның өчтән бердән күбрәген калдырырга ярамый. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

الثُّلُثُ وَالثُّلُثُ كَثِيرٌ

«Өчтән бере, әле өчтән бер дә күп».554

Мөселман үз гомерендә хәйрия эшләренә карата җи-бәргән хаталарын төзәтү өчен аңа чит кешегә өчтән бер өлешне бирергә рөхсәт ителә. Әмма ул кешенең максаты варисларын рәнҗетү булырга тиеш түгел. Алай булмаса, мондый васыять язу Аллаһ каршында гөнаһ булачак. Ал-лаһы Тәгалә әйткән: 

مِنْ بَعْدِ وَصِيَّةٍ يُوصَى بِهَا أَوْ دَيْنٍ 

«... васятьне биргәннән һәм бурычны түләгәннән соң...»555

Мондый васять калдыру белән башкаларга зарар ки-терү ул кешенең гамәлләре юкка чыгуына һәм Аллаһының әҗереннән мәхрум булуына сәбәп булырга мөмкин.

Васыятьнең кешегә зарар китерү өчен төзелгәне ачык-ланса, аны үтәргә кирәкме соң? Галимнәрнең күпчелеге «үтәргә кирәк» дип саный, ә Мәлик: «аннан баш тартырга кирәк», – ди.

в) Никахта кайтару.

Ирнең хатынын кайтарып алу мөмкинчелеге булган талактан соң ирнең хатынын гыйддә вакытында кайтаруы күз алдында тотыла. Аллаһы Тәгалә әйткән:

فَأَمْسِكُوهُنَّ بِمَعْرُوفٍ أَوْ سَرِّحُوهُنَّ بِمَعْرُوفٍ وَلا تُمْسِكُوهُنَّ

ضِرَارًا لِتَعْتَدُوا وَمَنْ يَفْعَلْ ذَلِكَ فَقَدْ ظَلَمَ نَفْسَهُ 

«... аларны яхшылык белән калдырыгыз яки яхшылык белән җибәрегез. Зарар китерергә теләп һәм шуның белән Аллаһының боерыгын бозып аларны үзегездә калдырма-гыз. Болай эшләүче кеше үз-үзен рәнҗетә».556

وَبُعُولَتُهُنَّ أَحَقُّ بِرَدِّهِنَّ فِي ذَلِكَ إِنْ أَرَادُوا إِصْلاحًا 

«Дуслашырга теләсәләр, ирләре бу вакытта аларны кайтарып аларга хаклырак».557

Әгәр кайтарып алуның максаты хатынга зарар китерү булса, ирнең мондый гамәле гөнаһлы була. Бу түбәндәгечә булырга мөмкин: ир кеше хатыны белән аерыла да, гыйддә вакыты беткәнче дип әйтерлек аны үзендә калдыра. Ә ан-нары никахны яңартырга теләмәсә дә, аны үзенә кайтарып ала. Шулай итеп, ул гыйддә вакытын суза, аның белән якынлык кылмыйча, хатынына икенче кешегә килүгә чы-гарга комачауламый. Мондый гамәлләр кабатланып то-рырга мөмкин Мәлик фикеренчә, кеше гыйддә вакыты беткәнче хатынын кайтарып алса, ә аннары якынлык кыл-мыйча тагын аерылса, моны гыйддәне сузу максаты белән эшләсә, гыйддә вакытын яңадан башларга кирәкми. Ире кайтарып алганчыга кадәр үткән вакыттан санарга кирәк.

Әхмәт: «Зарар китерергә теләгәнме, теләмәгәнме икә-ненә карамастан аны исәпкә алырга кирәк», – дигән.

Иң киң таралган фикер буенча, ирнең хатынын кайта-ру теләге булу-булмавына карамастан гыйддәне яңадан башларга кирәк. Әгәр ул кешенең шундый теләге бар икән, димәк, ул гөнаһ кыла.

г) Хатынга якынлык кылмаска ант итеп илә) аңа за-рар китерү.

Монда ирнең күпмедер вакыт яки гомумән беркайчан да хатыны белән якынлык кылмаска ант итүе турында сүз бара. Әгәр ул шундый ант биргәннән соң дүрт ай эчендә хатыны белән якынлык кылса, моны хатынны кайтарып алу дип карарга кирәк. Мондый очракта ул тәүбә итәргә һәм антын бозуын йолырга тиеш. Дүрт ай эчендә хатыны белән җенси мөнәсәбәткә керүдән баш тартса, моңа кар-шы килергә кирәк. Аллаһы Тәгалә әйткән:

لِلَّذِينَ يُؤْلُونَ مِنْ نِسَائِهِمْ تَرَبُّصُ أَرْبَعَةِ أَشْهُرٍ فَإِنْ فَاءُوا فَإِنَّ

اللَّهَ غَفُورٌ رَحِيمٌ

.

وَإِنْ عَزَمُوا الطَّلاقَ فَإِنَّ اللَّهَ سَمِيعٌ عَلِيمٌ 

«Хатыннары белән якынлык кылмаска ант итүчеләргә дүрт ай көтәргә кирәк. Алар моннан баш тартсалар, Аллаһ – Гафу итүче һәм Рәхимле. Талак кылсалар, Аллаһ – Ише-түче, Белүче».558

Мондый очракта иргә каршы тору турында галимнәр ике фикердә.

Аларның иң мәшһүре буенча, андый ирне казый яны-на алып килергә һәм, яки хатынын кайтарырга, яки аеры-лырга боерырга кирәк. Ир кеше баш тартса, казый хаты-нын кайтарып ала торган талак билгеләргә тиеш.

Хәнәфиләр фикеренчә, ант итеп дүрт ай үткәч, ук аларны аерырга кирәк.

«Илә»гә охшаган очраклар да шуның кебек хәл ите-ләләр. Мәсәлән:

1. Бернинди дә ант бирмәгән ир дүрт ай дәвамында якынлык кылудан баш тартса, моның белән хатынына за-рар китерергә теләсә, мондый гамәлне ант итүче кебек дип карарга кирәк.

2. Хәнбәлиләр фикеренчә, шул дүрт ай эчендә бер генә тапкыр булса да якынлык кылу фарыз булып тора. Ире бернинди сәбәпсез моннан баш тартса, хатыны алар-ны аеруны таләп итсә, кайбер галимнәрнең фикеренчә мо-ны эшләргә кирәк.

3. Ирнең сәфәре җитди сәбәпсез озакка сузылса һәм хатыны аның кайтуын таләп итә; ә ире баш тартса, Мәлик һәм Әхмәт фикере буенча, казый аларны аерырга тиеш.

д) Бала имезгәндә зарар китерү.

Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَالْوَالِدَاتُ يُرْضِعْنَ أَوْلادَهُنَّ حَوْلَيْنِ كَامِلَيْنِ لِمَنْ أَرَادَ أَنْ يُتِمَّ الرَّضَاعَةَ

وَعَلَى الْمَوْلُودِ لَهُ رِزْقُهُنَّ وَكِسْوَتُهُنَّ بِالْمَعْرُوفِ لا تُكَلَّفُ نَفْسٌ إِلاَّ وُسْعَهَا

لا تُضَارَّ وَالِدَةٌ بِوَلَدِهَا وَلا مَوْلُودٌ لَهُ بِوَلَدِهِ 

«Баласын күкрәк белән имезүне теләгән атаның бала-ларын ана тулы ике ел имезергә тиеш. Ата кеше баласы-ның әнисен тиешле ризык һәм кием белән тәэмин итәргә тиеш. Беркемгә дә ул эшли алмый торган нәрсә йөкләнми. Бала өчен анага да, атага да зарар китерү тыела».559

Әлеге аять анага да, атага да зарар китерүне тыя. Ана баласын имезергә хокуклы. Әгәр ир кеше хатыны белән ләззәтләнергә теләп, аңа баласын имезергә рөхсәт итми икән, бу рөхсәт ителә. Әгәр зарар китерү белән имездерт-мәсә, сиңа каршы торырга кирәк. Мондый гамәл гөнаһ са-нала. Әмма башка имезүче булмаса, яки бала башка ха-тынның күкрәген имүдән баш тартса, беркем дә ул ха-тынга баласын имезергә комачауларга тиеш түгел. Чөнки бу балага зарар китерер иде.

Икенче төр гамәлләр.

Максатлары дөрес булса да, аларга башка кешегә за-рар китерү тиңдәш булган гамәлләр. Мәсәлән, үз мөлкә-теңне башкаларга зарар китерерлек итеп куллану; икенче кешегә аның кулындагы нәрсәне куллануга комачаулау.

Беренче төр: үз мөлкәтеңне башкаларга зарарлы итеп куллану. Бу ике рәвештә була ала:

1. Кеше гадәти булмаган гамәл кылса, киләчәктә дә аңа бу эшне эшләргә рөхсәт итәргә ярамый. Әгәр барыбер шулай эшләсә һәм зарар китерсә, ул шул зарары өчен тү-ләргә тиеш. Мәсәлән, бер кеше җиләс көндә үз җирендә ут якса һәм бу ут күршеләргә дә күчсә, ул дошманлык кыл-ган санала. Ул китергән зыяны өчен түләргә тиеш.

2. Гадәти эшне эшләгән очрак турында фикыһ галим-нәре торган фикердә торалар. Мәсәлән:

а) Кеше күршесенең коесы янында кое казу сәбәпле шул коеның суы бетсә, Мәлик белән Әхмәт ул кешене хә-рам эш кыла, әлеге коены күмәргә кирәк дип саныйлар. Аллаһының Илчесе әйткән: 

لا تُضَارُّوا فِي الْحَفْرِ

«Кое казы-ганда бер-берегезгә зарар китермәгез».560

б) Тәрәзә ачу һәм бөек бина төзү.

Кеше күршесе ягына карагы тәрәзәсен ачса; яисә ишек алдындагы нәрсәләрне күрергә ярдәм итә торган яи-сә каешны каплый торган биек бина төзесә, боларны эш-ләү тыела. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

وَلا يَسْتَطِيلُ بِالْبِنَاءِ فَيَحْجِبُ عَنْهُ الرِّيحَ إِلاَّ بِإِذْنِهِ

«Һава керергә комачаулаучы бинаны кеше күршесе рөхсәт белән генә төзесен». Имам Әхмәт һәм кайбер шә-фигыйлар да шундый ук фикердә торалар.

3. Кеше үзенең милкен кешеләргә зарар китерерлек итеп куллану очрагы. Мәсәлән, кеше нәрсәне булса да сел-кетсә яки шакылдаса, якын-тирәгә сасы исле нәрсә таш-ласа, ул кешегә каршы торырга кирәк.

4. Зарар китерә торган нәрсәне түләү юлы белән бе-терү. Мәсәлән, кешенең икенче кеше белән уртак бүлмәсе, мунчасы булып, аны куллану икенче кешегә зарар китер-сә, ул яки хокукларыннан баш тартырга, яки түләүгә риза булырга тиеш.

Сәмура бине Җүндүб разыяллаһү ганһү сүзләренә ка-раганда, ул бер кешенең бакчасында үсә торган кыска пальма агачларына хуҗа булган. Сәмура пальмалары яны-на килгәндә теге кешегә һәм аның гаиләсенә күп авыр-лыклар тудырган. Соңгы чиктә әлеге кеше пальмаларны аңа сатуын сораган. Ләкин Сәмура баш тарткан. Аннары шул пальмаларны башка җирдә үскәннәргә алыштыруын сораган. Әмма Сәмура моңа да риза булмаган. Теге кеше Пәйгамбәр галәйһиссәләм янына барган да, бу турында сөйләгән. Пәйгамбәр галәйһиссәләм Сәмурадан әлеге пальмаларны алыштыруны яки сатуны сораган. Сәмура каршы килгән. Ниһаять Пәйгамбәр галәйһиссәләм:

لا يَحِلُّ لِمُسْلِمٍ أَنْ يَأْخُذَ عَصَا أَخِيهِ بِغَيْرِ طِيبِ نَفْسٍ مِنْهُ

«Аларны сат һәм сиңа фәлән, фәлән нәрсәләр була», – дигән. Сәмура моңа да риза булмаган: «Син аңа зарар ки-терәсең», – дип әйткән. Ә теге кешегә: «Кайт та аның пальмаларын йолкып ташла», – дип боерган.561

Әлеге хәдисне имам Әхмәт янында укыгач, ул: «Мон-дый зарар китерүче гамәлләр барысы да хәрам санала. Әлеге мәсьәләне хәл итәргә ул риза булса, ул төзәләчәк. Риза булмаса, хаким аны мәҗбүр итәргә тиеш. Чөнки бе-рәр кешегә файда китерә торган эш аның кардәшенә за-рарлы булырга тиеш түгел», – дип әйткән.

Бу хөкем өлешчә генә кулланып булмаган бөтен нәр-сәгә автомобиль, бина) карый.

Икенче төр. Монда кешегә үзенең милкеңне куллану-ны тыеп, аңа зарар китерү очрагы күз алдында тотыла. Бу очракта түбәндәге мәсьәләләрне тикшерергә кирәк:

а) Кеше күршесенә үзенең милкен кулланырга рөхсәт итмәгән очрак.

Үзенең милкеңне кулланырга теләүчегә бу зарар ки-терсә, әлеге эш рөхсәт ителми. Мәсәлән, үзендә булганнан артыкны күтәрә алмаучы, ышанычсыз диварга күршесе бүрәнә куярга теләсә, ул кеше күрсенә рөхсәт итмәскә ти-еш. Әгәр аңа зарар китермәсә, Шәфигый, Әбү Хәнифә һәм Мәлик фикеренчә, ул үзенең рөхсәтеннән башка күршесе-нә үз милкен кулланырга рөхсәт итәргә тиеш түгел. Чөнки Аллаһының Илчесе болай дигән:

لا يَمْنَعْ أَحَدُكُمْ جَارَهُ أَنْ يَغْرِزَ خَشَبَةً فِي جِدَارِهِ

«Кардәше рөхсәт итмәсә, мөселман аның хәтта тая-гын да алырга тиеш түгел».562

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм кеше малын үз-ләштерүне катгый тыйган.

Имам Әхмәт: «Кеше моңа каршы килергә тиеш тү-гел», – дигән. Ике «Сахих»та да риваять кылынганча, Ал-лаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

«Аның диварына агач казык кадакларга кирәк булса, бер күрше икенчесенә комачауларга тиеш түгел».

Әлеге сүзләрне әйткәннән соң Әбү Һөрәйрә разыял-лаһү ганһү: «Нигә сез бу киңәшне тотудан баш тартасыз? Аллаһ белән ант итәм, мин ул сүзләрне сезгә кабатлаудан туктамыйм», – дигән.

б) Су, үлән, тоз һәм ут бирүдән баш тарту. Аллаһы-ның Илчесе әйткән: 

لا تَمْنَعُوا فَضْلَ الْمَاءِ لِتَمْنَعُوا بِهِ فَضْلَ الْكَلإِ

«Үләннең артыгын ашауны комачаулау өчен суның арты-гын бирүдән баш тартмаска кирәк».563

Монда уртак көтүлеккә хайваннар эчәчәк су чыганагы аркылы гына барып була торган очрак күз алдында тоты-ла. Су эчүне тыю көтүлекне куллануны тыюның сәбәбе булачак. Бер кеше: «Әй Аллаһының Илчесе, икенче кеше-гә нинди эшләрне эшләүдән баш тартырга ярамый?» – дип сораган. Пәйгамбәр: «Су бирүдән», – дигән. Теге кеше яңадан: «Әй Аллаһының Илчесе икенче кеше өчен нинди эшләрдән баш тартырга ярамый?» – дип сораган. Пәйгам-бәр галәйһиссәләм: «Тоз бирүдән», –дигән. Әлеге кеше соравын кабатлаган. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Сиңа ях-шылык эшләргә кирәк», – дигән.564

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

الْمُسْلِمُونَ شُرَكَاءُ فِي ثَلاثٍ

:

فِي الْكَلإِ وَالْمَاءِ وَالنَّارِ

«Мөселманнар өч төрле нәрсәгә уртак хуҗа булалар: үләнгә, суга һәм утка».565

1. Су. Әбү Хәнифә һәм Шәфигый фикеренчә, агым суны да, чишмә суын да тыярга ярамый. Гәрчә сулык ур-нашкан җир кемнең дә булса милеге исәпләнсә дә. Әмма җир сугару өчен суны бушлай бирү мәҗбүри түгел.

Имам Әхмәт: «Аны эчәр өчен дә, хайваннар эчерер өчен дә, үсемлекләргә сибәр өчен дә бушлай бирергә ки-рәк», – дигән.

Мәлик әйтүенчә: «Су чыганагына яки агым суга ия булган кешегә, мохтаҗлардан кала, кемгә дә булса бушка су бирү мәҗбүри түгел. Әмма шәхси миллектә булган су-ның артыгын бирү – фарыз».

2. Үлән. Шәфигый: «Эшкәртелмәгән җир булмаса, шәхси миллекнең артыгын бирүдән баш тартырга ярый», – дигән. Әбү Хәнифә һәм Әхмәт фикеренчә, бернинди оч-ракта да баш тартырга ярамый.

3. Тоз. Ул беркемнеке дә булмаган җирдә булса, ягъ-ни ул беркем кулында да булмаса һәм аны табу беркемгә дә авырлык китермәсә, аны куллануны тыярга ярамый.

4. Ут. Артыгы булса, ут кабызу, яктырту, җылыну, ашарга әзерләү өчен кешегә бирүдән баш тартырга мөм-кин. Әмма болай эшләмәү яхшырак.

4. Фикыһның чиреге.

Фикыһ дүрт кагыйдәгә нигезләнә.

Беренчесе: Ышаныч шикләнү белән юкка чыкмый.

Бервакыт бер кеше Пәйгамбәргә намаз укыган вакыт-та тәһарәте бозылган кебек тоелуына зарланган. Пәйгам-бәр галәйһиссәләм әйткән:

لا يَنْصَرِفْ حَتَّى يَسْمَعَ صَوْتًا أَوْ يَجِدَ رِيحًا

«Тавышын ишеткәнче яки исен сизгәнче намаз урыныннан китмә», – дигән.566

Моның сәбәбе шуннан гыйбрәт: кеше үзенең чиста-лыгына ышана икән, көтелмәгән шикләнү аның ышаны-чын юкка чыгарырга тиеш түгел. Икенчесе: Авырлык җиңеллеккә илтә.

Бу кагыйдәнең нигезендә Аллаһы Тәгаләнең түбәндә-ге сүзләре ята: 

وَمَا جَعَلَ عَلَيْكُمْ فِي الدِّينِ مِنْ حَرَجٍ 

«... Ул диндә сезгә бернинди авырлык та яратмады».567

Өченчесе: Зарарны бетерергә кирәк.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

«Сәбәпсез дә, җавап итеп тә, зарар китерергә яра-мый». Дүртенчесе: Гадәткә хөкем итү хокукы бирелә.

Ибне Мәсгут әйткән: «Мөселманнар яхшы дип сана-ган эш Аллаһ каршында да якшы».

Алда сөйләгәннәрдән чыгып, әлеге хәдис фикыһның дүрттән берен тәшкил итә дип әйтергә мөмкин. Фикыһ га-лимнәре аны төп кагыйдә дип санаганнар һәм аннан төрле тармаклар чыгарганнар. Без искә алынган өч кагыйдә дә алар исәбенә керә. Укучылар игътибарына ул кагыйдә-ләрнең аңлатмаларын, аларга мисаллар тәкъдим итәбез. Төп кагыйдә: Сәбәпсез дә, җавап итеп тә, зарар ки-терергә ярамый.

Берәр кеше чит кешенең малын, милеген юкка чыгар-са, җавап итеп аның да милеген юкка чыгарырга ярамый. Чөнки болай эшләү файдасыз зар таралуга сәбәп булачак. Зарар китермәс өчен, гаепле кеше юк ителгән милекнең бәясен түләргә тиеш.

Моннан чыгарылган кагыйдәләр:

1. Булдыра алган кадәр зарар китерүдән баш тартырга кирәк.

Ягъни, зарарлы нәрсә килеп чыкканчы ук, аны бул-дырмый калу өчен тырышырга кирәк.

Бу кайгыйдәгә үзләренең бозыклыгы һәм әдәпсезлеге белән мәшһүр булган кешеләрне тәүбә иткәнчегә кадәр сак астына алу да керә. Моның максаты – җәмгыятькә алар китерә ала торган зарарны булдырмый калдыру.

2. Зарарны бетерергә кирәк.

Ягъни, китерелгән зарарның нәтиҗәләрен бетерергә кирәк. Мәсәлән, берәр кеше үзенең су агып төшә торган торбасын юлга чыгарып үтеп баручы кешеләргә зарар ки-терә икән, ул торбаны алып куярга кирәк. Ә берәр кешегә зарар китерсә, хуҗа бәясен түләргә тиеш.

3. Зарарны икенче зарар китерү юлы белән бетерергә ярамый.

Ягъни, китерелгән зарарны шундый ук яки начаррак зарар китерү юлы белән бетерү рөхсәт ителми. Мәсәлән, бүленми торган нәрсә булса яки бүлү бергә хуҗа булудан күбрәк зарар китерсә, милектәшне уртак милекне бүлергә мәҗбүр итәргә ярамый.

4. Зуррак зарарны кечерәге белән бетерергә ярый.

Ягъни, аның белән зуррак зарарны бетерергә мөмкин булса, кечерәк зарарны кылырга мөмкин. Мәсәлән, җыел-ган зәкят мохтаҗларның ихтияҗларын канәгатьләндерүгә җитмәсә, хакимгә байлар малыннан күбрәк өлеш алырга мөмкин. Чөнки артык алу белән байларга китерелгән зарар мохтаҗларны рәнҗетүдән кечерәк.

Ике кагыйдә нәкъ шундый ук мәгънәгә ия: Ике зарар-ны кечергән сайлап алырга кирәк һәм Ике начар эш белән берьюлы очрашырга туры килсә, зуррак зарар китерәчә-генә игътибар бирергә кирәк.

5. Бөтен кешегә дә зыянлы булган зарардан котылу максатында чикләнгән зарарга сабыр итәргә кирәк.

Мәсәлән, бу аларга зарар китерсә, башка кешеләргә зарар китермәс өчен гадел мөселман хакименә сәүдәгәр-ләрне товарны базар бәясеннән сатарга мәҗбүр итү хоку-кы бирелә

6. Файда китергәнче зарарны бетерүгә өстенлек бире-лә.

Ягъни, берьюлы зарарлы һәм файдалы нәрсә очраса, беренче чиратта зарарлыны бетерергә кирәк. Гәрчә, бу файдалыны югалтуга илтсә дә. Мәсәлән, икътисадый фай-дасы зур булса да, җәмгыять, әхлак, сәламәтлеккә зур за-рар китергәнгә күрә, наркотик, исерткеч матдәләрне, эчем-лекләрне сату тыела.

7. Бер нәрсәдә хәрамлыкны күрсәтүче һәм зарур-лыкны күрсәтүче дәлил булса, хәрамлыкны күрсәтүче һәм зарурлыкны күрсәтүче дәлил булса, хәрамлыкны күрсәтү-чесенә өстенлек бирелә. Мәсәлән, милектәш кешегә үз ми-леген иптәшенә зарар китерерлек итеп куллану. Кешенең үз хокукларында сөйләсә дә, иптәшнең хакы аларны эш-ләргә киртә булып тора.

8. Зарар китерүнең гамәлдән чыгу вакыты юк.

Ягъни зарар элеккедән яки күптән түгел урнашуына карамастан юкка чыгарылырга тиеш.

Шулай итеп, берәр нәрсә законсыз икән, ул зарар ки-тергәнгә күрә, аның күптәннән булуы исәпкә алынмый. Мисал итеп, кешенең тәрәзәсе бер нәрсә дә төзелмәгән ачыклыкка карап торып, күпмедер вакыттан шул ачыклык-ка йорт салынып, тәрәзәдән әлеге йорттагы хатын-кызлар-ны күреп булу очрагын китергә була. Ул кеше әлеге тәрә-зәсе күптәннән төзелгән булуга карамастан, аны каплап куярга кирәк.

Әлеге кагыйдә «Иске нәрсәне элеккедән килгән рәвеш-тә үзгәртерсез калдырырга кирәк» дигән кагыйдәне чик-ләүче булып тора.

Бу кагыйдә буенча, кешеләр кулында калырга тиеш. Мәсәлән, бер кешенең диварына беркетелгән бүрәнә күр-шесенеке булган очракта, күршесенә ул бүрәнәне алырга рөхсәт ителми. Аның ул урында күптәннән торуы анда хаклы рәвештә куелуын күрсәтә.

5. Әлеге хәдистән аңлашылганча, ике кеше низаглаш-салар, сугышсалар, дошманлашсалар, аларны тиңе белән түләтеп җәзаларга ярамый. Чөнки ул үзара зарар китерү булачак. Әмма һәрберсе үз гөнаһысы өчен җавап бирергә тиеш. Ә казыйга һәр гаепле яктан икенчесе файдасына тү-ләү алырга кирәк.

?


---tariximizden-bir-4.html

---tariximizden-bir-9.html

---tmzlnm-v-trby.html

---uygulama-esaslari.html

---vision-vs--flexibility.html