©2018 Учебные документы
Рады что Вы стали частью нашего образовательного сообщества.

النَّعِيمِ - أَنْ يُقَالَ لَهُ - Нурислам Ибраһимов Бисмилләһир-рахмәнир-рахим


النَّعِيمِ

-

أَنْ يُقَالَ لَهُ

:

أَلَمْ نُصِحَّ لَكَ جِسْمَكَ

«Дөреслектә, Кыямәт көнендә Аллаһ бәндәсеннән иң беренче болай дип сораячак: «Без синең тәнеңне сәламәт итеп яратмадыкмыни?»436

Әбү Дәрдә: «Сәламәтлек – тәннең үсеше ул», – дигән.

Алда сөйләгәннәргә дә карамастан, күп кешеләр бу бөек нигъмәтләргә игътибар бирмиләр, үзләренең имин-лек, сәламәтлек, муллык белән ләззәтләнүләрен оныталар. Шуның нәтиҗәсендә, алар Раббыларына тиешенчә шөкер итмиләр.

3. Шөкер итүнең төрләре.

Аллаһы Тәгаләгә гамәлләре һәм яхшылыклары өчен шөкер итү әлеге яхшылыкларның артуына һәм даими бу-луына китерә: 

وَإِذْ تَأَذَّنَ رَبُّكُمْ لَئِنْ شَكَرْتُمْ لأَزِيدَنَّكُمْ 

«Менә Раббы-гыз: «Дөреслектә, сез шөкер итсәгез, Мин һичшиксез сезгә артырачакмын», – дип хәбәр бирде».437

Әмма тел белән генә шөкер итү җитми, гамәлләр бе-лән дә шөкер итәргә кирәк. Зарури шөкер итү ике төрле була:

а) Фарыз шөкер итү.

Аның асылы боерыкларны үтәүдән, хәрамнардан тые-лудан гыйбарәт. Тән сәламәтлеге һәм башка шундый эш-ләр өчен боларны үтәү җитә.

Әбү Әсвәд сөйләгән: «Без бервакыт Әбү Зәр янында булганда ул: «Һәр көнне һәр буын садака бирергә тиеш: намаз уку – садака, ураза – садака, хаҗ – садака, Аллаһы-ны данлау – садака, Аны бөекләү – садака...». – диде».438

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

فَإِنْ لَمْ يَفْعَلْ فَلْيُمْسِكْ عَنِ الشَّرِّ فَإِنَّهُ لَهُ صَدَقَةٌ

«... боларны эшләмәсә, начар эшләр эшләүдән саклан-сын. Бу аңа садака булачак».439

Әлеге сүзләрдән аңлашылганча, бәндәгә үзенең рәх-мәтен белдерү өчен бернинди начар эш эшләмәү дә җитә. Әмма ул боларны фарызны үтәп, хәрамнан тыелганда гы-на эшли алачак. Чөнки дини бурычларан баш тарту зур на-чарлык санала. Шуңа күрә, безгә кадәр яшәүче тугрылык-лы кешеләрнең берсе: «Шөкер итү – гөнаһлардан баш тар-ту ул», – дигән. Икенчеләр: «Шөкер итү Аллаһының нигъ-мәтләрен Аңа итәгатьсезлек күрсәтү өчен кулланмауда чагыла», – дигәннәр.

б) Теләнгән шөкер итү.

Ул фарызны үтәү, хәрамнан баш тартудан тыш нәрсә булса да эшләүдән гыйбарәт. Шуңа күрә, Пәйгамбәр га-ләйһиссәләм төнлә шул кадәр күп намаз укыган, хәтта үк-чәләре яргаланып беткән. Гайшә анабыз аннан: «Нигә син алай эшлисең? Аллаһ синең элеккеге һәм булачак гөналар-ны гафу итте бит», – дип сораган. Пәйгамбәр галәйһиссә-ләм әйткән: 

أَفَلا أَكُونُ عَبْدًا شَكُورًا

«Миңа шөкер итүче бән-дә булырга кирәкмимени?»440

4. Хәдистә телгә алынган садака төрләре.

Фарыз һәм ирекле шөкер итү бәндәләр өчен садака дип игълан ителгәнгә күрә, бу Аллаһының бәндәләренә өстәмә рәхмәте һәм мәрхәмәте санала. Аллаһ шөкер итүне садакага тиңләп, Үзенең мәрхәмәтен арттырган. Әмма, әйткәнебезчә, садака мал таратуга гына кайтып калмый. Башкаларга файда китерә торган бөтен нәрсә – кешеләрне дуслаштыру, кешегә хайванга транспортка) утырырга ярдәм итү, шулай ук, намазга бару кебек кешенең үзенә генә файда китерә торган нәрсәләр садака була.

Әлеге хәдистә садаканың түбәндәге төрләре искә алына:

1. Үзара дошманлашкан кешеләргә карата гадел булу.

Бу гадел хөкем чыгарудан, кешеләрне хәләл юл белән дуслаштырудан, хәләлне хәрам дип, хәрамны хәләл дип игълан итмәүдән гыйбарәт. Әлеге ысул Аллаһыга якына-юның иң яхшы чарасы һәм гыйбадәтнең бер төре. Аллаһы Тәгалә әйткән: 

إِنَّمَا الْمُؤْمِنُونَ إِخْوَةٌ فَأَصْلِحُوا بَيْنَ أَخَوَيْكُمْ 

«Мөэмин-нәр – кардәшләр. Шуңа күрә, үзегеңнең дошманлашкан кардәшләрегезне дуслаштырыгыз».441

لا خَيْرَ فِي كَثِيرٍ مِنْ نَجْوَاهُمْ إِلاَّ مَنْ أَمَرَ بِصَدَقَةٍ أَوْ مَعْرُوفٍ أَوْ إِصْلاحٍ بَيْنَ النَّاسِ 

«Садака таратырга, яхшылыкка өндәргә, кешеләрне үзара дуслашырга чакырмаса, күп яшереп әңгәмәләрдән файда юк».442

Пәйгамбәр галәйһиссәләм бервакыт үзенең сәхабәлә-ренә болай дигән:

أَلا أُخْبِرُكُمْ بِأَفْضَلَ مِنْ دَرَجَةِ الصَّلاةِ وَالصِّيَامِ

وَالصَّدَقَةِ ؟ قَالُوا

:

بَلَى ، قَالَ

:

إِصْلاحُ ذَاتِ الْبَيْنِ

«Сезгә намаз, ураза, садака дәрәҗәсеннән дә яхшырак булган нәрсәне хәбәр итимме?» Алар: «Әйе», – дигәннәр. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Фикер каршылыкларын бете-рү», – дип әйткән. Кешеләрне дуслаштыру садакага тиң. Чөнки ул җирәнгеч сүзләрдән һәм эшләрдән саклый.

Шуңа күрә, бу гамәл мөмкинчелек буенча фарыз фа-рыз кифая) була. Ә Ислам мөселманнар арасында килешү булдыруга омтыла. Моның өчен хәтта ялганларга да рөх-сәт ителә.

2. Хайванга утырырга ярдәм итү.

Монда утырырга, кирәк-ярак төяргә ярдәм итү, утыр-тып бару турында сүз бара. Әлеге гамәлләр узара ярдәм һәм киң күңеллелеккә бәйле булганга күрә, бу гамәлләр садака һәм шөкер итү саналалар.

3. Яхшы сүз.

Төчкерүчегә изгелек теләү, беренче булып сәлам би-рү, Аллаһыны искә алу шундый сүзләрдән санала. Аллаһ әйткән: 

إِلَيْهِ يَصْعَدُ الْكَلِمُ الطَّيِّبُ وَالْعَمَلُ الصَّالِحُ يَرْفَعُهُ 

«Аңа Аллаһы-гы) яхшы сүз ирешә. Аларны изге гамәлләр күтәрә».443

Дога кылу, үтенү дә бу сүзләргә керә:

قَوْلٌ مَعْرُوفٌ وَمَغْفِرَةٌ خَيْرٌ مِنْ صَدَقَةٍ يَتْبَعُهَا أَذًى 

«Яхшы сүз һәм гафу итү үзеннән соң рәнҗетү килгән садакадан яхшырак. Ә Аллаһ – Бай һәм Басынка».444

Монда ярдәм сорауга каршы әйтелгән яхшы сүз һәм мохтаҗның хәле турында кешегә сөйләмәү күз алдында тотыла.

Әлеге сүзләр исәбенә кешеләр белән булган яхшы әң-гәмәләр керә. Чөнки бу мөминнең күңелен шатландыра, аңа иң зур әҗерләрнең берсе бирелә. Аллаһының берлеге турындагы шәһадәт сүзләре дә бу бүлеккә керә. Аллаһы Тәгалә әйткән:

أَلَمْ تَرَى كَيْفَ ضَرَبَ اللَّهُ مَثَلاً كَلِمَةً طَيِّبَةً

كَشَجَرَةٍ طَيِّبَةٍ أَصْلُهَا ثَابِتٌ وَفَرْعُهَا فِي السَّمَاءِ 

«Аллаһының яхшы сүзне шәһадәтне) мисал итеп та-мыры нык булган, ботаклары күккә ирешүче агачка тиң-ләвен күрмисеңмени?»445

Шулай итеп, Аллаһыны искә алу, Аңа дога кылу, мө-селманны лаеклы эш өчен мактау, җитәкче каршында мө-селманга шәфәгать кылу, яхшы киңәшләр, дөрес юл күр-сәтү, ишетүчене шатландыручы, берләштерүче һәрбер сүз яхшы сүз хисабына керә.

4. Даими рәвештә мәчетләргә бару.

Әлеге сүзләр мәчеттә җәмәгать намазында катна-шырга, анда игътикәф кылырга, Кәгъбаны тәваф кылырга, мәчетләрдә дәресләрдә катнашырга, вәгазьләрне тыңларга этәрә. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

مَنْ غَدَا إِلَى الْمَسْجِدِ أَوْ رَاحَ ، أَعَدَّ اللَّهُ لَهُ فِي الْجَنَّةِ نُزُلاً كُلَّمَا غَدَا أَوْ رَاحَ

«Мәчеткә баручыга яки кайтучыга барган яки кайткан саен Аллаһ җәннәттә сый әзерләп куя».446

Җәбир разыяллаһү ганһү болай дип сөйләгән: «Үз ва-кытнда мәчет янындагы җирләр буш иде. Бәнү Сәләмә ка-биләсе кешеләре мәчеткә якынрак килеп урнашырга те-ләделәр. Бу хәл Пәйгамбәр галәйһиссәләмгә ирешкәч, ул әйтте:

إِنَّهُ بَلَغَنِي أَنَّكُمْ تُرِيدُونَ أَنْ تَنْقَلِبُوا قُرْبَ الْمَسْجِدِ ، قَالُوا

:

نَعَمْ يَا رَسُولَ اللَّهِ ، قَدْ

أَرَدْنَا ذَلِكَ

.

فقَالَ

:

يَا بَنِي سَلِمَةَ ، دِيَارَكُمْ تُكْتَبْ آثَارُكُمْ ، دِيَارَكُمْ تُكْتَبْ آثَارُكُمْ

«Сезнең мәчеткә якынрак урнашырга теләвегез ха-кындагы хәбәр миңа килеп җитте». Тегеләр: «Әйе, Алла-һының Илчесе, без шулай эшләргә теләгән идек», – дигән-нәр. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Әй Бәнү Сәләмә, үз өй-ләрегездә калыгыз, сезнең эзләрегез дә языла бит. Өйлә-регездә калыгыз, сезнең эзләрегез дә языла бит», – дип җавап биргән. Әлеге кешеләр: «Безнең күченүебез безгә шатлык китермәс иде», – дигәннәр.447

Икенче риваятьтә Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

إِنَّ لَكُمْ بِكُلِّ خَطْوَةٍ دَرَجَةٌ

«Дөреслектә, сезгә һәр адым өчен бер дәрәҗә языла».448

Мәчеттә барганда авырлыклар булса, моның әҗере тагын да арта. Бу аеруча кичке һәм иртәнге намазларга ка-рый. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

بَشِّرِ الْمَشَّائِينَ فِي الظُّلَمِ إِلَى الْمَسَاجِدِ بِالنُّورِ التَّامِّ يَوْمَ الْقِيَامَةِ

«Караңгыда мәчеткә баручыларны Кыямәт көнендәге тулы нур белән шатландыр».449

5. Юлдан зарарлы нәрсәләрне алу.

Монда кешеләр йөри торган юлдан таш, чәнечкә, нәҗес нәрсәләрне алу күз алдында тотыла. Әлеге төр са-дака өчен башка төләргә караганда әзерәк әҗер биреләчәк. Чөнки Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм болай дигән:

الإِيمَانُ بِضْعٌ وَسَبْعُونَ شُعْبَةً أَفْضَلُهَا لا إِلَهَ إِلاَّ اللَّهُ وَأَوْضَعُهَا إِمَاطَةُ الأَذَى عَنِ الطَّرِيقِ

«Иман җитмештән артык тармактан гыйбарәт. Аның иң югарысы – Аллаһыдан башка илаһ юк икәнлеге турын-да шәһадәт бирү, иң түбәне – юлдан кешеләргә зарарлы булган нәрсәләрне алу».

Әгәр һәр мөселман Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең әле-ге киңәшен тотса, чүп-чарны махсус урыннарга гына таш-ласа, юллардан зарарлы нәрсәләрне алса, алар яши торган урын иң чиста, иң матур урын булыр иде.

6. Ирекле иртәнге намаз доха намазы) тән сәламәт-леге өчен шөкер итүне алыштыра ала.

Без тикшерә торган хәдиснең башка риваять буенча, Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай дигән:

يُصْبِحُ كُلُّ سُلامَى مِنَ أَحَدِكُمْ صَدَقَةٌ ، فَكُلُّ تَسْبِيحَةٍ صَدَقَةٌ ، وَكُلُّ تَحْمِيدَةٍ صَدَقَةٌ ، وَكُلُّ تَهْلِيلَةٍ صَدَقَةٌ ، وَكُلُّ تَكْبِيرَةٍ صَدَقَةٌ ، وَأَمْرٌ بِالْمَعْرُوفِ صَدَقَةٌ ، وَنَهْيٌ عَنِ الْمُنْكَرِ صَدَقَةٌ ، وَيُجْزِئُ مِنْ ذَلِكَ رَكْعَتَانِ يَرْكَعُهَمَا مِنَ الضُّحَى

«Иртә җитү белән сезнең һәрберегезнең һәр буыны садака бирергә тиеш: Аллаһыны һәр данлау – садака, Ал-лаһыны һәр мактау – садака, «Аллаһыдан башка илаһ юк» дип әйтү – садака, Аллаһыны һәр бөекләү – садака, яхшы-лыкка чакыру – садака, начарлыктан тыю – садака. Ләкин боларның барысын да кеше үти торган өстәмә иртәнге на-маз доха) алыштыра ала».450

Әлеге намазның иң аз рәкәгате – ике, иң күбе – сигез. Сөннәт буенча һәр ике рәкәгатеннән соң сәлам бирергә кирәк. Доха намазын кояш офыктан соңгы озынлыгы күтә-релгәннән өйләгә әз генә вакыт кылганчы укырга була.

Фарыз намазга кадәр һәм намаздан соң үтәлә торган өстәмә намазлардан аермалы буларак, ул фарыз намазлар-ның хаталарын төзәтү чарасы саналмый. Моннан тыш, башка намазлар Аллаһыга шөкер итүне белдерү өчен генә укылмыйлар. Ә доха намазы махсус шуның өчен билге-ләнгән.

7. Аллаһы Тәгаләне күрсәткән рәхмәтләре өчен мак-тау.

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм болай дигән:

مَنْ قَالَ حِينَ يُصْبِحُ

:

اللَّهُمَّ مَا أَصْبَحَ بِي مِنْ نِعْمَةٍ أَوْ بِي أَحَدٍ مِنْ خَلْقِكَ فَمِنْكَ وَحْدَكَ لا شَرِيكَ لَكَ ، فَلَكَ الْحَمْدُ وَلَكَ الشُّكْرُ ، فَقَدْ أَدَّى شُكْرَ يَوْمِهِ ، وَمَنْ قَالَ مِثْلَ ذَلِكَ حِينَ يُمْسِي فَقَدْ أَدَّى شُكْرَ لَيْلَتِهِ

«Иртә белән: «Әй Аллаһ, бу иртәдә миңа яки Үзеңнең башка мәхлугыңа күрсәткән нигъмәтең Синнән генә. Си-нең тиңдәшең юк! Мактау Сиңа һәм шөкер Сиңа!» – дип әйтүче әлеге көн өчен шөкер итә. Әлеге сүзләрне кич бе-лән әйтүче Аллаһыга бу төн өчен шөкер итә».451

مَا أَنْعَمَ اللَّهُ عَلَى عَبْدٍ نِعْمَةً فَقَالَ

:

الْحَمْدُ لِلَّهِ إِلاَّ كَانَ الَّذِي أَعْطَاهُ أَفْضَلَ مِمَّا أَخَذَ

«Аллаһ бәндәсенә берәр нигъмәт күрсәтсә һәм бәндә: «Аллаһыга мактау» дип әйтсә, аның биргән нәрсәсе алганыннан яхшырак була».

Әлеге хәдискә таянып, кайбер галимнәр: «Аллаһыны мактау Аның нигъмәтләреннән яхшырак», – диләр. Чөнки монда муллык, яшәү өчен ризык табу кебек дөньяви нигъ-мәтләр турында сүз бара. Ә мактау кешегә дин өлкәсендә нигъмәт бирелгәнлеге турында сөйли. Алар икесе дә – Ал-лаһының нигъмәте. Әмма Аллаһының бәндәсенә күрсәтеп, аны Үзенә шөкер итәргә этәрә торган нигъмәт дөнья нигъ-мәтләреннән яхшырак. Әгәр нигъмәтләр күрсәтү шөкер итү белән бергә булмый икән, алар бәлага әйләнәләр.

8. Садака биргәндә Аллаһыга карата эчкерсез булу.

Һәр яхшы эшне Аллаһ ризалыгы өчен генә эшләү – кешенең моның өчен әҗер алуының сәбәбе. Аллаһы Тәга-лә әйткән:

لا خَيْرَ فِي كَثِيرٍ مِنْ نَجْوَاهُمْ إِلاَّ مَنْ أَمَرَ بِصَدَقَةٍ أَوْ مَعْرُوفٍ أَوْ إِصْلاحٍ

بَيْنَ النَّاس ِوَمَنْ يَفْعَلْ ذَلِكَ ابْتِغَاءَ مَرْضَاةِ اللَّهِ فَسَوْفَ نُؤْتِيهِ أَجْرًا عَظِيمًا 

«Берәр кеше садака таратырга чакырмаса, яхшылыкка өндәмәсә, кешеләрне дуслаштырмаса, күп яшерен әңгәмә-ләрдән файда юк. Боларны Аллаһының ризалыгын алыга омтылып эшләүчегә Без бөек әҗер берәбез».452

Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм садака, яхшы сүзләр сөйләү, көчсезгә ярдәм итү, башкаларны рәнҗет-мәү турында искә алган да, аннары болай дигән:

وَلَّذِي نَفْسِي بِيَدِهِ مَا مِنْ عَبْدٍ يَعْمَلُ بِخَصْلَةٍ مِنْهَا يُرِيدُ بِهَا

مَا عِنْدَ اللَّهِ إِلاَّ أَخَذَتْ بِيَدِهِ يَوْمَ الْقِيَامَةِ حَتَّى يَدْخُلَ الْجَنَّةَ

«Җаным Аның кулында булган Зат белән ант итәм! Әлеге гамәлләрне Аллаһыда булган нәрсәгә өметләнеп эшләүчене Кыямәт көнендә шул гамәле кулыннан тотачак һәм җәннәткә кермичә җибәрмәячәк».453

Хәсән Басри һәм Ибне Сирин әйтүенчә кешенең ти-ешле нияте булмаса да, шәригать яхшы дип тапкан эшне эшләгән өчен ул кеше әҗер алачак. Хомәйд бине Зәнҗә-вия сөйләвенчә, бервакыт Хәсәннән: «Бер кешедән ул яратмаган кеше нәрсә дә булса сораса, тегесе оялып бирсә, аңа әҗер буламы?» – дип сораганнар. Ул: «Бу яхшы нәр-сәгә керә, ә яхшы эшкә һичшиксез әҗер булачак», – дип җавап биргән.

9. Әлеге хәдиснең максаты анда телгә алынган садака төрләре белән генә чикләнү түгел, анда язылмаганнарына да игътибар бирү. Кешегә яки Аллаһының башка мәхлук-ларына файда китерү шундайларга керә. Пәйгамбәр галәй-һиссәләм әйткән: 

فِي كُلِّ كَبِدٍ رَطْبَةٍ أَجْرٌ

«Һәр тере җан өчен әҗер була». 

إِنَّ اللَّهَ كَتَبَ الإِحْسَانَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ

«Дөреслектә, Аллаһ һәр нәрсәне яхшы эшләргә боерган...»454

10. Хәдистә Аллаһының кешегә сәламәтлек биреп зур нигъмәт күрсәтүе, шуның өчен кешегә Аңа шөкер итәргә кирәклеге турында сөйләнелә. Шөкер итүнең төрләре бик күп. Алар берүк вакытта садака да булып тора.

Яхшылык һәм гөнаһ


26

عَنِ

النَّوَّاسِ

بْنِ

سَمْعَانَ

رَضِيَ

اللَّهُ

عَنْهُ

عَنِ

النَّبِيِّ

قَالَ

:

الْبِرُّ

حُسْنُ

الْخُلُقِ ، وَالإِثْمُ مَا حَاكَ فِي نَفْسِكَ وَكَرِهْتَ أَنْ يَطَّلِعَ عَلَيْهِ النَّاسُ

Нәввәс бине Сәмган разыяллаһү ганһү сүзләрен тап-шырулары буенча, Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйт-кән: «Яхшылык – яхшы холык ул, ә гөнаһ – синең күңе-леңне борчыган, дулкынландырган, ләкин син кешеләр бе-лүен теләмәгән нәрсә».455

وَعَنْ وَابِصَةَ بْنِ مَعْبَدٍ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ قَالَ

:

أَتَيْتُ رَسُولَ اللَّهِ  فَقَالَ

:

جِئْتَ تَسْأَلُ عَنِ الْبِرِّ ؟ قُلْتُ

:

نَعَمْ

.

فَقَالَ

:

اسْتَفْتِ قَلْبَكَ ، الْبِرُّ مَا طْمَأَنَّتْ إِلَيْهِ النَّفْسُ وَاطْمَأَنَّ إِلَيْهِ الْقَلْبُ ، وَالإِثْمُ مَا حَاكَ فِي النَّفْسِ وَتَرَدَّدَ فِي الصَّدْرِ وَإِنْ أَفْتَاكَ النَّاسُ وَأَفْتَوْكَ

Вәбиса бине Мәгъбәд разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Бервакыт мин Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм янына килдем һәм ул миннән: «Син яхшылык турында сорарга килдеңме?» – дип сорады. Мин: «Әйе», – дидем. Ул: «Бу турыда үзеңнең йөрәгеңнән сора. Чөнки яхшылык ул – си-нең җаның һәм йөрәгең ышанган нәрсә, ә гөнаһ – кешеләр дөрес дип әйтсәләр дә, җанны борчыган, дулкынландыр-ган нәрсә», – диде».456

Хәдиснең әһәмияте

Ибне Һәҗәр Хәйтами әйткән: «Әлеге хәдис Пәйгам-бәрнең кыска, ләкин тирән мәгънәле сүзләре исәбенә керә. Моннан тыш, бу аларның иң кыскасы. Чөнки яхшылык сү-зе бөтен яхшы эшләргә, шәригать яхшы дип тапкан гамәл-ләргә карый. Ә «гөнаһ» сүзе – кечкенә һәм зур начар эш-ләргә, бозык гамәлләргә карата кулланыла. Шуңа күрә, Пәйгамбәр галәйһиссәләм бер-берсенә каршы булган нәр-сәләрне каршы куйган».

Хәдисне аңлау

Нәввәс бине Сәмган разыяллаһү ганһү сүзләреннән риваять кылган хәдистә Пәйгамбәр галәйһиссәләм яхшы-лыкны – яхшы холык дип, ә Вабиса тапшырган хәдистә җан һәм йөрәк ышанган нәрсә дип аңлата. Әлеге сүзне төрлечә аңлатуның сәбәбе яхшылыкны төрле мәгънәдә кулланып булуда:

а) Яхшылык дигәндә кешеләргә файда китерү өчен алар белән аралашу күз алдында тотыла. Кайчакта ул ата-анага хөрмәт күрсәтүне аңлата. Әмма күбрәк гомумән бөтен кешегә дә яхшылык күрсәтүне белдерә.

Бәхз бине Хәким сөйләве буенча аның бабасы: «Әй Аллаһының Илчесе, хөрмәт итүгә иң күбе кем лаек?» – дип сораган. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Әниең», – дип җавап биргән. Ул: «Ә аннары кем?» – дип сораган. Пәй-гамбәр галәйһиссәләм: «Әтиең», – дигән. Ул: «Аннары?» – дип сораган. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Сиңа иң якын булучы, һәм шулай якынлык дәрәҗәсенә карап алга та-ба», – дигән.457

Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләмнән: «Хаҗ вакы-тындагы яхшылык нәрсәдә чагыла?» – дип сораганнар. Ул: 

إِطْعَامُ الطَّعَامِ وَإِفْشَاءُ السَّلامِ

«Кешеләрне сыйлауда һәм сә-лам таратуда», – дигән.458

Әлеге хәдиснең башка риваятендә:

طِيبُ الْكَلامِ وَإِطْعَامُ الطَّعَامِ

«Яхшы сүзләр әйтүдә һәм кешеләрне сыйлауда», – диелгән.459

Габдуллаһ бине Гомәр разыяллаһү ганһү еш кына: «Яхшылык – җиңел нәрсә. Ул – йөзнең елмаюы һәм йом-шак сүзләр», – дип әйткән.

«Яхшылык» һәм «тәкъвалык» дигән сүзләр бергә кил-сә, яхшылык кешеләргә яхшы эшләр эшләүне, ә тәкъва-лык Аллаһыга Буйсынуны, Ул тыйганнан тыелуны белде-рә. Яхшылык дини бурычларны үтәүне, тәкъвалык – хә-рамнан баш тартуны аңлатырга да мөмкин. Аллаһы Тәгалә әйткән: 

وَتَعَاوَنُوا عَلَى الْبِرِّ وَالتَّقْوَى 

«Бер-берегезгә яхшылыкта һәм тәкъвалыкта ярдәм итегез...»460

б) Яхшылык бөтен төр яшерен һәм ачык гыйба-дәтләрне аңлата ала. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَلَكِنَّ الْبِرَّ مَنْ آمَنَ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الآخِرِ وَالْمَلائِكَةِ وَالْكِتَابِ وَالنَّبِيِّينَ وَآتَى الْمَالَ عَلَى حُبِّهِ ذَوِي الْقُرْبَى وَالْيَتَامَى وَالْمَسَاكِينَ وَابْنَ السَّبِيلِ وَالسَّائِلِينَ وَفِي الرِّقَابِ وَأَقَامَ الصَّلاةَ وَآتَى الزَّكَاةَ وَالْمُوفُونَ بِعَهْدِهِمْ إِذَا عَاهَدُوا وَالصَّابِرِينَ فِي الْبَأْسَاءِ وَالضَّرَّاءِ وَحِينَ الْبَأْسِ أُولَئِكَ الَّذِينَ صَدَقُوا وَأُولَئِكَ هُمُ الْمُتَّقُونَ 

«Яхшылык Аллаһыга ышанудан, Кыямәт көненә, фә-рештәләргә, Язуга, пәйгамбәрләргә ышанудан; малны сө-югә карамастан аны якыннарга, ятимнәргә, мохтаҗларга, мосафирларга, садака сораучыларга, кол азат итүгә сарыф итүдән; намаз укудан, зәкят түләүдән гыйбарәт. Тәкъвалар үз антларында торалар, мохтаҗлыкта, кайгыда һәм куркы-ныч вакытында сабырлык күрсәтәләр. Болар – гадел булу-чылар, алар – тәкъвалар».461

2. Табигый үзлек ярдәмендә хакыйкатьне тану.

Пәйгамбәрнең 

الْبِرُّ مَا اطْمَأَنَّ إِلَيْهِ الْقَلْبُ وَاطْمَأَنَّتْ إِلَيْهِ النَّفْسُ

«...яхшылык – җан һәм йөрәк ышанган нәрсә...» дигән сүзләреннән аңлашылганча, Аллаһы Тәгалә Үзенең бәндә-ләренә хакыйкатьне тану сәләтен, аңа омтылышны биргән, хакыйкатькә беренчел мәхәббәт сеңдергән. Пәйгамбәр га-ләйһиссәләм әйткән: 

كُلُّ مَوْلُودٍ يُولَدُ عَلَى الْفِطْرَةِ

«Һәр сабый үзенең табигый үзлеге фитра) белән туа».462

Әлеге хәдисне тапшыручы Әбү Һөрәйрә разыяллаһү ганһү әйткән: «Теләсәгез бу аятьне укыгыз:

فِطْرَةَ اللَّهِ الَّتِي فَطَرَ النَّاسَ عَلَيْهَا 

«Кешеләрне шундый итеп яраткан Аллаһ биргән табигый үзлек белән».463

Бу аятьтә Аллаһ бөтен кешегә биргән табигый үзлек дигәндә Аллаһының барлыгын һәм берлеген тану тәүхид) күз алдында тотыла.

Аллаһы Тәгалә хәбәр итүенчә, Аны искә алу белән мөэминнең күңеле тынычлана, иман нуры белән киңәя. Шуңа күрә дә, күңелендә шик туганда кеше Аллаһыны искә ала, күңеленә тынычлык салган нәрсә – яхшылык – турында сөйли. Башкача булса, ул эш гөнаһлы. Аллаһы Тәгалә әйткән: 

أَلا بِذِكْرِ اللَّهِ تَطْمَئِنُّ الْقُلُوبُ 

«Дөреслектә, Алла-һыны искә алу сәбәпле күңелләр тынычлана».464

3. Гөнаһның ике үзлеге.

Гөнаһлы эшнең ике үзлеге була. Аның беренчесе – эч-ке үзлек. Монда гөнаһ кылганнан соң була торган борчу һәм җирәнү турында сүз бара. Пәйгамбәр галәйһисәләм әйткән: 

وَالإِثْمُ مَا حَاكَ فِي النَّفْسِ

«Гөнаһ – синең күңелеңне борчыган нәрсә ул».

Ибне Мәсгут: «Гөнаһлы эш йөрәкне җәрәхәтли», – дигән.

Гөнаһлы эшнең тышкы күренеше – ниндидер гамә-леңне мөхтәрәм кешеләр белгәнен теләмәү. Ләкин монда гадәти оялу түгел, дини сәбәпләр аркасында оялу шарт. Әгәр ике үзлек тә булып, гөнаһ эш аны кылучы кеше тара-фыннан гаеп саналса, бу гөнаһны танырга ярдәм итәчәк.

4. Фәтваны үтәү яки үтәүдән баш тарту.

Әгәр күңелендә булган, хис иткән нәрсәгә каршы килсә, мөселман фәтваны үтәүдән баш тартырга тиеш. Чөнки фәтва ул үзе тәкъвалык билгесе дә, яхшылык бил-гесе дә түгел. Фәтва чыгаручы кеше аны тышкы күренеш-ләргә карап кына чыгара. Ә кеше үзе турында мөфти бел-мәгән нәрсәләрне дә белә. Икенчедән, Аллаһ ул кешенең күңеленә хакыйкатьне тану сәләтен бирергә мөмкин. Ә мөфтинең үз мәнфәгатьләрен күздә тотып, шәригать күр-сәтмәләренә таянмыйча хөкем чыгару ихтималы бар. Нә-вәви: «Син малының күп өлеше хәрам юл белән табылган кешедән бүләк алсаң, күңелеңдә аның хәләлегенә шик уянса, мөфти аны хәләл дип хөкем чыгарса да, бу шикне бетермәчәк. Шулай ук, берәр хатын бер егеткә фәлән – кызның аның сөт кардәше булуы турында хәбәр бирүе дә шул ук хөкемдә. Хәтта мөфти ул егет белән кыз арасын-дагы никахның дөрес булуы турында карар чыгарса да, бу шикне бетермәчәк. Шуңа күрә, кешеләр биргән киңәшләр-гә игътибар итмичә, тәкъвалыкта булырга кирәк», – дигән.

Әмма фәтва шәригатьнең тиешле күрсәтмәсе белән расланса, күңеленә ошамаса да, ул аны үтәргә тиеш. Ми-сал итеп, шәригать кайбер дини бурычларны үтәмәскә яки кыскартырга рөхсәт иткән очракны китерергә була. Мәсә-лән, авыру яки мосафир булганда ураза тотмау, сәфәрдә намазларны кыскарту Коръән яки сөннәттә кешегә күрсәт-мә бирелсә, аңа Аллаһыга һәм Пәйгамбәргә итәгать итәргә генә кала. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَمَا كَانَ لِمُؤْمِنٍ وَلا مُؤْمِنَةٍ إِذَا قَضَى اللَّهُ وَرَسُولُهُ أَمْرًا أَنْ يَكُونَ لَهُمُ الْخِيَرَةُ مِنْ أَمْرِهِمْ 

«Аллаһ һәм Аның Илчесе инде карар чыгарган булса-лар, мөэмингә дә, мөэминәгә дә бер эштә дә сайлау иреге юк...»465

Кеше бу хөкемнәрне шатлык һәм итәгать белән кабул итәргә тиеш. Аллаһы Тәгалә әйткән:

فَلا وَرَبِّكَ لا يُؤْمِنُونَ حَتَّى يُحَكِّمُوكَ فِيمَا شَجَرَ بَيْنَهُمْ ثُمَّ

لا يَجِدُوا فِي أَنْفُسِهِمْ حَرَجًا مِمَّا قَضَيْتَ وَيُسَلِّمُوا تَسْلِيمًا 

«Юк, синең Раббың белән ант итәм. Алар үзләренең бәхәсләрендә сине казый иткәнче, синең хөкемнәреңә кар-шы килүләрен туктатканчы һәм сиңа тулысынча буйсын-ганчы, алар иман китермәячәкләр».466

5. Аллаһының могҗизасы

Вәбиса разыяллаһү ганһү китергән хәдистә Пәйгам-бәр галәйһиссәләмнең зур могҗизасы турында сөйләнә. Вәбиса разыяллаһү ганһү килеп сөйли башлаганчы ук Пәйгамбәр галәйһиссәләм аның ни өчен килгәнен белгән. Ул әйткән: 

جِئْتَ تَسْأَلُ عَنِ الْبِرِّ وَالإِثْمِ

«Син яхшылык һәм гө-наһ турында сорарга килдеңме?»

Әбү Күгаем риваяте буенча, Вәбиса болай дип сөйлә-гән: «Бервакыт мин Аллаһының Илчесе янына гөнаһ һәм яхшылык турында сорау нияте белән килдем. Мин аның янына якынлаша башлагач, кешеләр: «Әй Вәбиса, Алла-һының Илчесен тынычлыкта калдыр!» – диделәр. Мин: «Миңа аның янына килергә рөхсәт итегез. Чөнки минем аның янына бик барасым килә», – дидем. Шунда Пәйгам-бәр галәйһиссәләм : «Кил монда, әй Вәбиса», – дип әйтте. Мин тезләребез бер-беребезнекенә тиярлек дәрәҗәдә аның янына килдем. Шуннан соң ул: «Әй Вәбиса, синең нәрсәгә килгәнеңне әйтергәме?» – диде. Мин: «Әйт, Аллаһының Илчесе», – дип җавап бирдем. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте: 

جِئْتَ تَسْأَلُ عَنِ الْبِرِّ وَالإِثْمِ

«Син миннән яхшылык һәм гөнаһ турында сорарга килдең». Мин: «Әйе», – дигәч, ул үзенең бармакларын тоташтырды да, минем күкрәгемә суккалый-суккалый болай диде:

اسْتَفْتِ نَفْسَكَ اسْتَفْتِ قَلْبَكَ يَا وَابِصَةُ ، الْبِرُّ مَا مَا طْمَأَنَّتْ إِلَيْهِ النَّفْسُ وَاطْمَأَنَّ إِلَيْهِ الْقَلْبُ ، وَالإِثْمُ مَا حَاكَ فِي النَّفْسِ وَتَرَدَّدَ فِي الصَّدْرِ وَإِنْ أَفْتَاكَ النَّاسُ وَأَفْتَوْكَ

«Үзенең җаныңнан, үзенең йөрәгеңнән сора, әй Вәби-сә! Яхшылык – синең җаның һәм йөрәгең тыныч булган нәрсә ул. Гөнаһ – кешеләр син дөрес эшлисең дип әйтсә-ләр дә, җанны борчуын һәм йөрәгеңне дулкынландыруын дәвам иткән нәрсә».

6. Кешеләргә тиешле урыннарын бирү.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм Вәбисага ул сораган нәрсә-не йөрәк белән аңлау кирәклеге турында әйткән, аның җа-ны белән боларны аңлаячагын белгән. Чөнки моны саф йө-рәкле акыллы кеше генә аңлый алган. Табигате буенча ту-пас, аңлау сәләте түбән булган кешегә килгәндә, ул мон-дый ысул белән җавап ала алмаган. Ул кеше боерык һәм тыюларны тәфсилләп сөйләгәч кенә аңлаячак. Әлеге ми-салдан күренгәнчә, Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм сә-хабәләрен бик гүзәл итеп тәрбияләгән. Алар белән аңлау сәләтләрен исәпкә алып сөйләшкән, кешеләргә аларның дәрәҗәләренә туры килә торган урынын бирергә боерган.

7. Иң матур холык.

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм иң яхшы, иң лаек-лы, иң гүзәл холык белән аерылып торган. Чөнки ул Коръ-әндә язылган әхлак сыйфатларын үтәүнең тере мисалы булган. Шуңа күрә, Үзенең Пәйгамбәрен мактап, Аллаһы Тәгалә болай дигән: 

وَإِنَّكَ لَعَلَى خُلُقٍ عَظِيمٍ 

«... дөреслектә, син – гүзәл холыклы кеше».467

Гайшә анабыз: «Аның холкы Коръән иде», – дип әйт-кән. Пәйгамбәр галәйһиссәләм Коръән боерыкларын үтә-гән, ул тыйганнардан тыелган. Шуның нәтиҗәсендә Коръ-әнне гамәлдә куллану аның тумыштан хас булган сыйфа-тына әверелгән.

8. Әлеге хәдис кешеләрне матур әхлак сыйфатларын үзләрендә булдырырга боера. Чөнки яхшы холык – яхшы-лыкның бер үзлеге.

9. Исламда йөрәкнең югары бәяләнүе күрсәтелә. Бе-рәр нәрсә эшләгәнче, киңәш сорап йөрәккә мөрәҗәгать итәргә куша.

10. Дин – эчке тәнкыйтьче һәм гөнаһлардан тотып то-ручы көч ул. Ә кешеләр билгеләнгән кануннар – тышкы тотып торучы.

11. Дин кешене гөнаһ эшләрдән тыя. Чөнки ул җанга Раббысы белән бергә кешене күзәтергә боера. Ә законнар бары тик тышкы күренешкә карап кына кеше турында хө-кем чыгаралар.

?


--orta-asrlar-garb.html

--otveti---kakie-metodi-3.html

--p-a-v-e-l-g-e-l-e-v----2.html

--period-rosta-detej-----.html

--programi-dublyuyutsya-u.html